Инсульт белән инфаркт хәйләкәр, тик аларны да хәйләләргә була
Йөрәк-кан тамыры авыруларының никадәр куркыныч икәнлеген аңлату өчен бер җөмлә җитә: мондый чирләр - үлемгә китереп җиткерә торган иң төп сәбәп, башка бер генә сәбәптән дә дөньяда аның кадәр күп кеше үлми. Дөрес, соңгы вакытта бөтен дөнья буенча да, аерым алганда Татарстанда да йөрәк-кан тамыры чирләрен киметү, аларны булдырмый калу...
Йөрәк-кан тамыры авыруларының никадәр куркыныч икәнлеген аңлату өчен бер җөмлә җитә: мондый чирләр - үлемгә китереп җиткерә торган иң төп сәбәп, башка бер генә сәбәптән дә дөньяда аның кадәр күп кеше үлми.
Дөрес, соңгы вакытта бөтен дөнья буенча да, аерым алганда Татарстанда да йөрәк-кан тамыры чирләрен киметү, аларны булдырмый калу буенча күп эш башкарыла. 2015нче елны республикада йөрәк-кан тамыры авыруларына каршы көрәш елы дип тә игълан иткәннәр иде. Нәтиҗәсе дә юк түгел. Сәламәтлек саклау министрлыгының 2017нче ел нәтиҗәләре буенча уздырылган коллегиясендә, соңгы ун ел эчендә Татарстанда йөрәк-кан тамыры авыруларыннан үлүчеләр ике тапкырга кимегән, дигән мәгълүмат әйттеләр. Шулай булса да, бу төргә караган чирләр «куркыныч чир» дигән тамга белән бара. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан алынган рәсми мәгълүматка караганда, республикада ел саен вафат булучыларның 50 проценты йөрәк-кан тамыры авыруларыннан интеккән. Без, беренче чиратта, инсульт белән инфаркт турында беләбез инде, тик йөрәк-кан тамыры системасы чирләре моның белән генә чикләнми әле. Әллә нинди төрләре бар һәм барысы да куркыныч.
Мондый чирләргә каршы торып, аларны булдырмый калып буламы соң? Гомумән, йөрәкнең билгеле бер «кулланылыш вакыты» бармы? Кардиолог, терапевт Альбина Фәнис кызы ШАҺИДУЛЛИНА белән шул хакта сөйләштек. Сүзебезнең күбесе, әлбәттә инде, инсульт һәм инфаркт турында барды.
- Альбина Фәнисовна, инсульт һәм инфарктка китерә торган сәбәпләрне атагыз әле.
- Дөресен генә әйткәндә, сәбәпләр күп төрле. Шул ук вакытта, менә шушы сәбәп аркасында инсульт яки инфаркт булган, дип, төгәл генә атап та булмый. Бу авыруларны якынайта торган факторларны әйтик: инфекцияле чирләрне ахыргача дәвалап бетермәү; аз хәрәкәтләнү; дөрес итеп тукланмау (кирәгеннән артык майлы, тозлы, борычлы ризыклар холестерин барлыкка китерә, ә организмга аксым җитмәсә, йөрәк кан тамырлары кечерәя); симерү; исерткеч эчемлекләр куллану; тәмәке тарту; стресс, борчылу, депрессия; нәселдәнлек.
- Кешедә менә-менә инсульт яки инфаркт булу ихтималын нинди билгеләрдән чамалап була?
- Инсульт һәм инфаркт шунысы белән куркыныч та инде: алар көтмәгәндә, кисәк китереп сугалар. Шулай да бик игътибарлы булсаң, аларны хәйләләргә һәм вакытында табибларны чакыртып өлгерергә мөмкин. Инфарктның беренче билгеләре: сул як күкрәк читлегендә авырту барлыкка килә, тора-бара ул муенга, аскы теш казналыгына һәм сул кулга да «бәрә». Авырту шулай ук эчнең өске өлешенә дә күчәргә мөмкин. Бу билгеләрнең физик авырлыктан, күп ашаудан яки эмоциональ басымнан да булуы ихтимал, тик кайвакыт авырту кисәк кенә, бернинди сәбәпсез барлыкка килә. Монысы инде «инфаркт түгелме икән» дип уйга калырга сәбәп. Күкрәк читлеге бераз гына авыртып торса да, нәрсәгә болай икән бу, дип уйланырга, ә инде авырту көчле, пычак белән телеп-телеп алгандай була икән, кичекмәстән табиб чакыртырга кирәк.
Кешенең аяк-куллары, йөз мускуллары оеса, башы авыртса һәм әйләнсә, косасы килсә, тирә-юнендә ниләр барганын аңыша алмыйча, үз-үзен тотышын контрольдә тота алмый башласа, боларны инсультның беренче билгеләре дип карарга була. Андый кеше киң итеп елмая алмый (яки бик авырлык белән генә елмая), озын җөмләләр белән сөйләшми, әйе-юк дип кенә, йә, гомумән, башын кагып кына җавап бирә, ике кулын берьюлы баш өстенә күтәрә һәм төшерә алмый. Бу билгеләр күзәтелгәндә дә кичекмәстән табиб чакыртырга кирәк.
- Йөрәк-кан тамыры чирләре ничә яшьтәге кешеләр өчен аеруча да куркыныч?
- 60-75 яшьтәгеләр йөрәк авыруларына ешрак бирешә, баш мие инсульты да шушы яшьтәгеләрдә күбрәк очрый. Ләкин соңгы вакытта йөрәк-кан тамыры авырулары «яшәрә» башлады. Чир 60 яшьне көтеп тормый, яшьләрне дә аяктан ега. Хәзер барасы җиребезгә машинада гына барабыз, күпләр офиста бер урында гына утырып эшли, физик күнегүләр турында уйланмый, аз хәрәкәтләнә, өстәвенә, аягөсте генә нидер капкалап ала, дөрес итеп туклану турында уйламый да. Организм боларның барысын да исәпкә алып бара да чир белән җавап кайтара. Бүген күпчелек кеше эш дип яши: акчасыз тормышны алып барып булмый, ә акча эшләү өчен эш кирәк бит. Шул сәбәпле авырган килеш тә эшкә чыга, инфекцияле чирләрне дә аягөсте генә үткәреп җибәрергә тели. Ә вакытында дәвалап бетермәгән вируслар инфаркт итеп китереп бәрә. Һаман да шул эш дип йөрү, үзебезгә вакыт таба алмау аркасында больницага барып тикшеренеп кайтуны да кичектереп киләбез, югыйсә, йөрәк-кан тамыры системасы эшчәнлегендә тайпылышлар барлыгы вакытында ачыкланса, җитди чирләрне булдырмый калып та булыр иде.
- Инфаркт кичергән кешеләр кабат гадәти тормышка кайтып, элеккеге яшәү рәвешләрен дәвам итә аламы?
- Инфарктка кадәрге һәм аннан соңгы тормыш - җир белән күк кебек. Бу әле инфаркттан соң тормыш начаррак була дигән сүз түгел. Бары тик ниндидер чикләүләр генә кертергә туры киләчәк, юкса инфарктның кабатлану куркыныч бар бит. Беренчедән, инфаркт кичергән кеше табиб билгеләгән даруларны кабул итә. Аларны берничә ел буе яисә, гомумән, гомер буе эчәргә туры киләчәк. Кайберәүләр, миңа инде дару кирәкми, үземне яхшы хис итәм, дип, дару эчүне туктата. Бу исә кабат инфаркт куркынычы тудыра, башка төрле авырлыклар китереп чыгара. Аңлашыла ки, инфаркт кичергән кеше махсус диета тотарга, майлы, кыздырылган, борычлы ризыклардан тыелырга, алар урынына күбрәк клетчаткалы (мәсәлән, ярмалар) продуктлар, яшелчә, җиләк-җимеш, балык, сөт ризыклары ашарга тиеш була. Хәрәкәтләнү, физик күнегүләр ясау шулай ук авыруның көндәлек режимына кертелә. Дәвалау физкультурасын табиб билгели һәм аны туктатуны да, кирәк була калса, табиб кына хәл итә. Югыйсә, башта күнегүләр ясап, аннан кинәт туктатып, йөрәккә авырлык кына китерүегез ихтимал.
- Хәзер спорт күпләрнең тормышына кереп бара. Урамда йөгерүчеләр, чаңгы таяклары белән атлап йөрүчеләр еш очрый. Физик активлыкны арттырган кешенең йөрәге озаграк «яши»ме?
- Физик күнегүләр, скандинавларча йөрү кан әйләнешен генә яхшыртып калмый, тын юллары һәм ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеген дә уңай якка үзгәртә, матдәләр алмашын көйли. Димәк, физик активлыкны арттырсаң, йөрәк кенә түгел, бөтен органнар да озаграк яшәячәк дигән сүз.
Тик шунысына игътибар итәргә кирәк: кискен хәлдәге йөрәк-кан тамыры авырулары булганда физик күнегүләр белән үзбелдекләнеп кенә шөгыльләнергә ярамый. Күнегүләрне дәвалаучы табиб билгеләргә тиеш.
Гомумән, әгәр кеше, әйтик, 50 яшенә кадәр спортны, физик күнегүләрне бар дип тә белмәгән һәм 50дән соң гына спорт турында уйлана башлаган икән, күнегүләрне бик игътибар белән генә сайларга кирәк. Участок терапевтына барып, миңа нинди күнегүләр ясарга ярый, ниндиен ярамый, дип сорагыз. Ул авыру картасыннан карап, сезнең организмга ярашлы күнегүләрне сайларга булышыр. Әгәр инде үзегездә йөрәк-кан тамыры авырулары барлыгын беләсез икән, физик күнегүләргә тотынганчы, кардиологка барып кайтыгыз. Көнгә ничә минут һәм нинди төрдәге күнегүләр ясыйсын, аларның ешлыгын нәкъ менә табиб билгеләргә тиеш.
Табибка барып, аннан фатиха алып кайтканнан соң да ашыкмагыз, көн саен әз-әзләп кенә шөгыльләнүдән башлагыз. Әйтик, спорт залына фәлән меңгә абонемент алып, герләргә яки башка тренажерларга белер-белмәс барып ябышканчы, урамда җәяү йөрүгә өстенлек бирегез. Беренче вакытта 5-10 минут җәяү йөреп керү дә җитә, тора-бара, үз хәлегезгә колак салып, йөрү вакытын арттырырга да була.
- Йомгаклап, йөрәкне мөмкин кадәр озаграк сәламәт итеп саклау формуласын да китерик инде.
- Без аны барыбыз да беләбез, тик үтәмибез генә. Вакыты җиткәнен көтәбез. Ә аның вакыты хәзер, менә бүген үк. Сәламәт йөрәк ул - дөрес туклану, начар гадәтләрнең булмавы, физик активлык һәм рухи тынычлык дигән сүз.
Әңгәмәдәш - Фәнзилә МОСТАФИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев