Бер июнь аенда гына да республикада 22 кеше батып үлгән. Шуларның өчесе – бала. Балалар арасында фаҗигаләр Апас, Әгерҗе, Минзәлә районнарында килеп чыккан. Түрәләр мондый хәлләрне булдырмас өчен кечкенәләрне йөзәргә өйрәтергә, әти-әниләргә уяу булырга киңәш итә. Тик кайгыны үз башыннан кичергәннәр, балаларны саклап бетереп булмый, диләр. Нишләргә
Мәктәпләрдә уку елы ахырында, су, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатып, әти-әниләргә, балаларга кул куйдырту гына җитми. Елга, күлләрнең тарту көче бик зур. Эсселекнең елга буена куып китергәнен сизми дә каласың. Әгерҗе районының Кадыбаш авылында 12 яшьлек Динар Шакиров та иптәшләре белән йөзәргә дип барган. Тик аңа өенә исән-сау кайту насыйп булмаган.
– Динарны йөзә белми дип әйтә алмыйм. Бергәләп су коенганыбыз бар: йөзә, чума иде. Кая барса да, әйтеп йөрде. Дустым янына барам, дигәч, җибәрдем. Әмма су коенырга барам, дигәне булмады. Аягы көзән җыерып, чокырга баткан, диләр. Ә сеңлесе – 13 яшьлек Регина, әни ул җирдә коенган бар, әмма чокыр күрмәдек, ди. Улыбыз бик акыллы, чибәр иде. Әллә күз тидеме икән, дип тә уйлыйм. Аллаһ Тәгаләгә шундый бала кирәк булгандыр инде, – дип елый бүген әнисе 34 яшьлек Ләйсәния. – Узган елның декабрь аенда гына ирем имгәнде. Өч операция кичерде. Ике көн элек кенә әтиемне җирләгән идек. Балакаем бик боегып йөрде. Әмма өйдә тыныч иде. Әтисе авыргач, бөтен эшемдә булышты. Хәтта эретеп ябыштырырга да өйрәнде. Ашарга да пешерде. Бабасының өчесен үткәргән көнне үзе дә күзләрен мәңгегә йомды. “Әти, теге дөньяда да оныгың кирәк булдымыни? Ник аны үз артыңнан алып киттең?” – дип үзалдыма кабатлап йөрим. Каберләре янәшәдә генә. Ирем улыбызның үлгәнен белми әле. Лагерьга китте, дим. Терелеп бетмичә, иремә бу хакта әйтергә дә куркабыз. Улымның үлеменә ышанасы килми, кайтып керер шикелле”.
Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов әйтүенчә, әлеге буа 42 ел элек үк буылган. “Балыкчыларның су төбенә машина белән төшеп киткәне булды. Батучылар да булды, әмма балалар түгел. Бу очракта алар буаның ярамаган өлешендә коенганнар. Җәй көне авыл җирендә балалар тулысынча әти-әни контролендә була алмый. Авыл кешесе печәнен әзерли, башка эшләр белән мәшгуль. Буа яныннан 4-5 яшьлек балаларны куып кайтарганым булгалады. Авыл җыеннарында, мәктәптәге чараларда укучыларга, әти-әниләргә куркынычсызлык кагыйдәләре турында аңлатып та торабыз”, – ди башлык.
Ник киткән ул көтүгә?
Апас районының Коштаулы авылында исә 10 яшьлек Айзилә су корбаны булган. “Әти-әниләр балаларын сакларга тиеш тә бит. Ике кызымны да ялгыз үстерәм. Дүрт ел элек ирем янып үлде. Әти-әниләрем авыру, икесенең дә күзләре күрми. Аларны тәрбияләргә, укол кадап торырга кирәк. Үзем эшләмим. Айзиләнең моңа кадәр сүземнән чыкканы булмады. Барырга кушмаган очракта, елый да шуның белән бетә иде. Зөя елгасына кызларым белән су керергә баргалый идек. Йөзәргә өйрәтеп карадым, әмма нигәдер килеп чыкмады, – дип сөйли әнисе Алсу Идрисова. – Фаҗига буласы көнне Айзилә иртәнге сәгать 8дә үк торды. Башка көнне 10га кадәр йоклый иде. Төш вакытында кайтты да әйтми-нитми күздән югалды. Велосипедына утырып көтүгә киткән. Бер кызның әнисе шунда көтү көтә иде. Ник барган ул анда? Изге кое дип йөртелә торган җирдә харап булды. Суы бик салкын аның. Айзилә әйбәт укый, бик матур бии иде. Тыпырдап биегәне күз алдыннан китми. Бу хәсрәт гомергә онытылмас, ахры”.
Авыл җирлеге башлыгы Хөҗҗәт Сабиров әйтүенчә, әлеге күл авылдан ике чакрым ераклыкта урнашкан. Анда су коенырга йөргән кеше булмаган. “Безнең районда су коенырга рөхсәт ителгән урын юк. Шуңа күрә мәктәпләрдә, су коенырга ярамый, дип кул куйдыртабыз”, – ди ул.
Тыелганга карамыйлар
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, быелның июнь аенда 15 районда суга батып үлү очрагы теркәлгән. Казан шәһәрендә, Кама Тамагы, Менделеевск, Әлмәт, Яшел Үзән, Әгерҗе, Чистай районнарында фаҗига икешәр мәртәбә кабатланган. Үлемнең сәбәпләре – җиһазландырылмаган җирдә коену, суга исерткеч эчемлек кулланып керү һәм балаларга күз-колак булмау. Үлүчеләрнең яртысы тиеш булмаган җирдә су кергән. Республикадагы 30 комлыкта тынычлап ял итәргә була. Анда коткаручылар да, медпукт та эшли.
– Сулыкларда көн саен диярлек кеше батып үлә. Кисәтү эшләре алып баруга карамастан, нәтиҗәгә ирешмәдек. Эшне башкара алмыйбыз дигән фикер туа, – дип белдергән Татарстан Премьер-министр урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин республика гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару буенча комиссия утырышында.
Республиканың кече суднолар буенча баш инспекторы Юрий Венедиктовны рейд нәтиҗәләре канәгатьләндерми.
– Без башкаладагы кеше күпләп ял итә торган кайбер урыннарны тикшердек. Әмма “коенырга рөхсәт ителми” дигән язу бер генә урында тора иде. Җиһазландырылмаган урыннарда махсус билгеләр куярга кирәк. Фаҗигаләрне булдырмау өчен рейдлар уздырыла, мобиль төркемнәр эшли. Әмма районнардагы белгечләр безнең белән тикшерүгә чыгарга ашкынып тормый. Халыкны да аңлап булмый: чиста комлыкта ял итмичә, куркыныч урында су керәләр, – ди ул.
Әллә курыкмый башладылармы?
– Зурлар тарафыннан контроль җитми. Үлем очракларын анализлагач, шундый нәтиҗә ясарга була. Гадәттә, авылларда балалар яшьтәшләре белән су коенырга китә. Саксызлык нәтиҗәсендә йә суга егылып төшәләр, йә баталар. Мәсәлән, Минзәлә районында бала велосипеды белән суга капланган. Йөзә белмәгән килеш чумасылары килә. Әлеге фактларны истә тотып, республика күләмендә “Йөзәргә өйрән!” дигән акция уздырыла. Моның белән белгечләр беренче чиратта әти-әниләрнең балаларына карата игътибарын арттырырга, үзләрен генә сулыкларга җибәрмәүне күздә тота, – ди республиканың кече суднолар буенча баш инспекторы урынбасары Регина Гаязова. – Билгеле, бер көн эчендә генә йөзәргә өйрәтеп булмый. Әмма курку хисен җиңәргә өйрәтеп була.
Соңгы елларда республикада бассейннар төзеп, балаларны да йөзәргә өйрәтә башладылар. Апас районының мәгариф бүлеге башлыгы Алсу Хәйруллина әйтүенчә, яңа уку елына аларда тагын бер бассейн төзелә. “Авыл балаларын да тулысынча махсус программа буенча өйрәтергә мөмкинлек булачак”, – ди ул.
Йөзәргә өйрәтү – яхшы, әмма элек тә бит йөзә белмәүче балалар бик күп иде. Әллә аларда курку дигән нәрсә юкка чыктымы? “Гадәттә, йөзә белмәгән балалар бата. Мәктәпләрдә йөзәргә өйрәтү дәресләре юк. Кеше баткан очракта да ярдәм итә белмиләр. Дөрес, ОБЖ дәресләрендә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнәләр, – ди Казанның 41 нче мәктәбенең физкультура укытучысы Рәниф Нәҗипов. – Балалар элек тә, хәзер дә су коенырга яраткан. Заман баласы судан курыкмый, дип тә әйтеп булмый. Алар бит анда тирәнлеген белмичә керә. Ә йөзә белмәгән кешегә корбанга әйләнер өчен күп кирәкми. Укучыларны мәктәпләрдә йөзәргә өйрәтергә кирәк. Баланы берничек тә үзен генә сулыкка җибәрергә ярамый”.
Казандагы Су спорты төрләре сарае директоры Альберт Баһаветдинов әйтүенчә, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының башлангыч сыйныф укучыларын йөзәргә өйрәтү программасын кабул итүе кирәк. “Әгәр республика бинаны файдалану, белгечләр хезмәте өчен түләсә, балаларны бушлай өйрәтә алыр идек. Бүген өч мәктәп физкультура дәресләрен бездә уздыра. Алар күп түләми, коткаручылар бушлай хезмәт күрсәтә. Иң башта судан курыкмаска өйрәтергә кирәк”, – ди ул.
Нет комментариев