6 июль 2018 яңалыклары
-
Казанның FIFA Fan Fest сәхнәсендә Вадим Эйленкриг чыгыш ясаячак
Репертуар дәртле җырлардан торачак, ди музыкант.
-
Казаннан килеп укыталар
Бүген Теләче авылында урнашкан "Туган авыл" кафесында районыбыз эшмәкәрләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында "Бизнес - десант -2018" дип исемләнгән чара үткәрелде.
-
6 июль көненә һава торышы
Неблагоприятные метеорологические явления на территории Республики Татарстан: ночью и днем 6 июля 2018 гда на территории Респулики Татарстан местами ожидается гроза с кратковременным усилением юго-западного ветра до 15-20 м/с, ночью в отдельных районах до 22 м/с.
-
Казанның бер гаиләсе яңа туган баласына исемне Месси хөрмәтенә кушкан
Казанда бер гаилә яңа туган баласына исемне Аргентина футболчысы Месси хөрмәтенә Лионель дип кушкан. Танылган спортчы узган атнада футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында Татарстан башкаласында булды.
-
"Ирем улыбызның суга батып үлгәнен белми әле. Терелеп бетмичә, әйтергә дә куркабыз"
Бер июнь аенда гына да республикада 22 кеше батып үлгән. Шуларның өчесе – бала. Балалар арасында фаҗигаләр Апас, Әгерҗе, Минзәлә районнарында килеп чыккан. Түрәләр мондый хәлләрне булдырмас өчен кечкенәләрне йөзәргә өйрәтергә, әти-әниләргә уяу булырга киңәш итә. Тик кайгыны үз башыннан кичергәннәр, балаларны саклап бетереп булмый, диләр. Нишләргә
-
Башкортстанда бер гаилә йоклаганда машиналары белән күлгә төшеп һәлак булган
Башкортстанда коточкыч фаҗига. Краснокама районындагы Сауз күлендә тулы бер гаилә: 33 яшьлек хатын-кыз, 35 яшьлек ир-ат һәм аларның яшь ярымлык улы батып үлгән
-
Бельгия–Бразилия матчы вакытында «Казан-Арена» стадионы янындагы юллар ябыла
Матчка килүче тамашачыларның билеты һәм җанатар паспорты булырга тиеш.
-
Аксубай районында яңа туган кызын суыкта үләргә калдырган өчен ана кешене хөкем иттеләр
Татарстанның Аксубай районында яңа туган кызын суыкта үләргә калдырган өчен ана кешене хөкем иткәннәр. Бу хакта “Аксубай” газетасы яза.
-
Казанда квас сата торган урыннарны сүтәләр
Казанда 26 сәүдә ноктасын гамәлдән чыгарачаклар. Алар арасында квас сату урыннары да бар. Татарстан башкаласы хокук актлары һәм документлары җыентыгының бүген чыккан нөсхәсендә шәһәр Башкарма комитетының 29 июньдәге шул хактагы күрсәтмәсе басылган.
-
Мөселманнар 21 июльдә Изге Болгар җыенында очрашачак
Быел "Изге Болгар җыены" - мөселманнар корылтае 21 июльдә булачак. Ул, елдагыча, Татарстанның Спас районында уздырыла һәм Идел Буе Болгарында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1129 ел тулуга багышланачак. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
-
Пермьнән Анталиягә оча торган самолет техник сәбәпләр буенча Казанда тукталган
Пермьнән Анталиягә оча торган Аirbus 321 лайнеры техник сәбәпләр буенча, иртәнге 4.47 сәгатьтә "Казан" халыкара аэропортында тукталган. Бу турыда "Татар-информ"га аэропортның матбугат сәркатибе Гадел Гатауллин хәбәр итте.
-
Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге Россиядә БДИга караш уңай, дип саный
Күпчелек россиялеләр фикеренчә, Россиядә белемнәрне бәяләү системасы объектив эшли. Бөтероссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштырулар уздырган. Аның нәтиҗәсе буенча, катнашучыларның 52 проценты БДИ үткәрелү нәтиҗәсендә мәктәптә белемнәрне бәяләүдә субъективлык кимегән, дип саный. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында хәбәр ителә.