Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Көрәшче Азат Нурмөхәммәтов көрәшне сәнгать аша популярлаштыру мөмкинлеген әйтә

Татар көрәшен популярлаштыру өчен аны сәнгатькә якынайтырга кирәк дигән фикерне көрәш буенча дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтов әйтте. Бу турыда ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә белдерде. Бүген көрәшчеләр һәм журналистлар көрәш спортын үстерү һәм популярлаштыру мәсьәләсендә фикер алышты. Дөнья чемпионы, Казанда көрәш мәктәбе директоры Азат Нурмөхәммәтов көрәшне спорт буларак...

Татар көрәшен популярлаштыру өчен аны сәнгатькә якынайтырга кирәк дигән фикерне көрәш буенча дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтов әйтте. Бу турыда ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә белдерде.

Бүген көрәшчеләр һәм журналистлар көрәш спортын үстерү һәм популярлаштыру мәсьәләсендә фикер алышты.

Дөнья чемпионы, Казанда көрәш мәктәбе директоры Азат Нурмөхәммәтов көрәшне спорт буларак кына түгел, сәнгати югарылыкта күрсәтергә мөмкин дип саный. Ул көрәшне спектакльләр, мюзикллар аша күбрәк кулланылышка кертергә тәкъдим итә: "Көрәшне сәнгать буларак күтәрергә кирәк", - ди. "Татар көрәше Сабан туе, өчпочмак кебек үк татар халкының бренды. Ләкин аны ничектер популярлаштырырга, халыкка якынайтырга гына кирәк, - ди ул. - Көрәш милли компонент буларак үсүдән туктады".

Азат Нурмөхәммәтов мәдәни темаларны язучы журналистлар да ярышларга чакыра. "Бүтән күзлектән карарсыз, мәдәни ягына күз салырсыз", - ди ул.

Көрәшче егет көрәш белән җыр сәнгате кушылган "Манзара" премиясе тамашасын да искә төшерә. Аны спорт темасын яктыртучы журналист Айдар Шәймәрданов оештырган иде.

Искәртеп үтәбез, бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үткән "Көрәш спорты үсешенең яңа этабы" дип аталган матбугат конференциясендә Россия җыелма көрәш командасының баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов, Россия Көрәш Федерациясенең вице-президенты Равил Ногманов, көрәш буенча Россия чемпионнары Азат Нурмөхәммәтов һәм Булат Мусин катнашты.

Рузилә Мөхәммәтова

Татар- информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев