Куркыныч грипп килә. Аннан ничек сакланырга?
Һава температурасы шулкадәр тотрыксыз: тәрәзәгә әле генә ак бәс сарган була, озак та үтми чык тамчылары биешә башлый. Кичтән чатнама суык үзәккә үтсә, иртәнгә көн җепшетеп хәлне ала. Организм ОРЗ, грипп ише чирләргә шундый көннәрдә тиз бирешә. Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова бу елда грипп эпидемиясенең гыйнвар азагы -...
Һава температурасы шулкадәр тотрыксыз: тәрәзәгә әле генә ак бәс сарган була, озак та үтми чык тамчылары биешә башлый. Кичтән чатнама суык үзәккә үтсә, иртәнгә көн җепшетеп хәлне ала. Организм ОРЗ, грипп ише чирләргә шундый көннәрдә тиз бирешә. Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова бу елда грипп эпидемиясенең гыйнвар азагы - февраль башына туры килүен, аның бик авыр узачагын әйтеп, алдан ук куркытып куйды.
Дөрес, авырмыйм дисәң, вакытында вакцина ясатырга кирәк иде, дигән сүзе тагын бер кат вакциналарны пропагандалау кебек яңгырады. Танышлар арасында прививка ясаткач та, урынга егылып, авырып ятучылар бар. Тизрәк савыксам, бүтән прививка ясатмас идем, дип сукранучылар да очрый. Хәер, гриппка каршы прививка чирдән тулысынча аралап кала алмый, тик бу очракта чир җиңелчә уза, ди эпидемиологлар. Ай-һай, чынлыкта да шулай булса иде ул. Вакцина дигәннәре дә бөтен кешегә килешми бит әле. Әйтик, чир инде башланганда яки кайбер матдәләргә аллергия булса, организм аны бик авыр кабул итә. Прививка ясатучының иң әүвәл сәламәтлеген төрле яктан яхшылап тикшерергә кирәк. Хәзерге кебек ашык-пошык кына түгел.
Вероника Скворцова шулай ук дуңгыз гриппыннан да саклану чараларын күрергә чакыра. "Яңа ел каникулларыннан соң Россиядә грипптан ун кеше үлде. Узган еллардан аермалы буларак, хәзер капкалар төрле яктан ачык - Көньяк-көнчыгыш Азиядән дә, Кытайдан да, Украинадан да. Украинада грипп эпидемиясе башланды инде, үлем-җитемнәр дә бар", - ди министр. Дуңгыз гриппы берничә көн эчендә өзлегү китереп чыгара. Дагстанда кыш башында - 60, Адыгеяда гыйнварның беренче ике атнасында 21 кешегә дуңгыз гриппы диагнозы куелган. Ростов-Донда бу чирдән өч кеше үлгән, арада өч яшьлек бала да бар. Ханты-Манси округындагы йогышлы авырулар хастаханәсе сырхаулар күплектән карантинга ябылган. Краснодар краенда дуңгыз гриппы белән авыручылар йөздән арткан.
Бу исемлеккә атна саен яңа төбәкләр өстәлеп тора. Үзебезнең җирлеккә килсәк, Казанда дуңгыз гриппы диагнозы (А(H1N1) 2009 ел башыннан өч кешегә куелган. "Берсенең дә гомеренә куркыныч янамый. Гомумән, бу җәһәттән коткыга бирелергә кирәкми", - дип Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов соңгы яңалыкларга ачыклык кертте. Шулай ук ул да дуңгыз гриппы белән авыручыларның гриппка каршы вакцина ясатмавын әйтеп узды. "Прививка ясатырга соң инде хәзер, - ди Сергей Альбертович. - Профилактиканың бүтән чараларын күрергә кирәк. Витаминнар эчү зыянга булмас".
Соңгы атналарда тирән сулыш юллары чирләре белән авыручылар саны 19 меңнән арткан. Россиядә башта гриппның А штаммы күзәтелсә, аннары В штаммы көчәеп китә, ди белгечләр. Монда һава торышының да йогынтысы зур. Температура 4-7 градус кына салкын торса, грипп йоктыручылар кисәк күбәеп китәргә мөмкин. Республикада эпидемиянең бик күпләрне аяктан егу ихтималы барлыгын күздә тотып, дәвалау оешмаларына вируска каршы препаратларны алдан ук күпләп алып куйганнар. "Биш сәгать эчендә 300дән артык кешегә тиз генә медицина ярдәме күрсәтүне оештыра алабыз. Ә запаслар 10 мең кешегә җитәрлек. Медицина оешмаларында 1 мең 724 ятак урын әзерләнде. 510 ясалма сулыш алдыру аппараты алынды", - ди Сергей Осипов. Шөкер, соңгы дистә елда мондый күтәрелешне беркем дә хәтерләми. Шулай да, ул-бу була калса дип, алдан ук аяк киенеп кую зыян итмәс.
ОРВИ билгеләре аз гына күзәтелсә дә, баланы бакчага илтмәскә, мәктәпкә җибәрмәскә куша Сергей Альбертович. "Мәгариф оешмалары җитәкчеләре, укытучылар, тәрбиячеләр, бала аз гына авырса да, аны кайтарып җибәрү ягын карасыннар иде, - ди ул. - Өйдән чыкмыйча, ятып дәвалану пневмония, отит, бронхит ише чирләр килеп чыгудан коткарачак. Чир бүтәннәргә күчмәсен дисәң дә, өйдән чыкмавың хәерлерәк". Республика йогышлы авырулар хастаханәсе табибы Юлия Урманчеева әйтүенчә, әлегә ОРВИ белән авырып хастаханәгә кереп дәваланучылар әллә ни артмаган. Хәер, кеше бу чирләрдән дару сатып алып өендә дәвалануны кулайрак күрә. Табибка барсаң да, шунда ук дәфтәр бите тутырып рецепт язарга тотына. Хастаханәгә соңгы чиктә, чир азгач кына салалар.
Дуңгыз гриппының да беренче билгеләре гадәти гриппныкына охшаш. Температура күтәрелә, йөткертә, борын тыгыла, тамак, бик нык баш авырта, буыннар сызлый, күз эренли. Кайчакта боларга ашказаны-эчәк авырулары да кушылып китә - күңел болгана, укшыта, эч йомшый. Гадәти грипптан өзлегү атна-ун көннән соң гына килеп чыкса, дуңгыз гриппы вакытында 2-3 көннән үпкә кабарып чыккан чаклар да аз түгел, ди белгечләр. Табибә Зөлфия Хәмидуллина бу көннәрдә балаларны ияртеп мәдәният, сәүдә үзәкләренә бармаска киңәш итә. Кеше күп булган җәмәгать урыннарында вирусның тиз таралуы турында кисәтә ул. Кулны сабынлап юып йөрергә, өстәлгә суган-сарымсак турап куярга, итле-витаминлы ризыклар ашарга, урамнан кергәч, авыз-борынны чайкарга. Болар да грипптан саклану өчен кирәк.
Фәния Арсланова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев