27 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Безгә телевизор күрсәтүчеләр (Шәмәрдән телеүзәге турында)
Шушы көннәрдә Шәмәрдән радиотелеүзәгенә 20 ел тулды. Кайсы гына йортка кермә, һәрберсендә «зәңгәр экран»нар берәү генә түгел, хәтта берничә. Телевизор карарга олысы да кечесе дә ярата. Безгә телевидение каналларын трансляцияләүче радиотелеүзәк белән мин дә якыннан таныштым. Шәмәрдән бистәсендә урнашкан бина эченә ансат кына кереп китәрмен димә, капка төбендә сакчы белән...
-
24 гыйнвар көнне Олы Мәтәскә хоккей мәйданчыгында хоккей турниры булып узды
24 гыйнвар көнне Олы Мәтәскә хоккей мәйданчыгында 1998 - 2000 нче елгы укучылар арасында , Теләченең 25 еллыгына багышланган хоккей турниры булып узды. Турнирда барлыгы 7 команда катнашты : Шәдке, Теләче, Нырсы, Иске Җөри,Үзәк, Югары Кибәхуҗа һәм Олы Мәтәскә комадалары. Ярыш бик матур үтте. Командалар беренчелегенә килгәндә 1 урын -...
-
Узган атнада Теләче районында булган хәтәр хәлләр көндәлеге
18 гыйнвар көнне 13.30 сәгатьтә "Сөт иле-Теләче" җәмгыятенең Үзәк авылында урнашкан филиалыннан 1971 нче елгы хатын-кыз тарафыннан 10 литр сөт урлануы хакында хәбәр керә. 18.05 сәгатьтә Теләче авылында яшәүче 1981 нче елгы ир-ат үзенең банк картасыннан билгесез зат тарафыннан 4 мең сум күләмендә акча салдырылуы хакында хәбәр итә. Тикшерү эшләре...
-
“Гәүдә җиңеләеп, күңел чистарып кала” (Чаңгы ярышыннан репортаж)
Чаңгыда, тимераякта йөреп, сәламәтлеген ныгытырга ниятләгәннәргә бернинди кар-буран да, зәмһәрир салкыннар да киртә була алмый. Моның шулай икәнлегенә без 23 гыйнвар көнне Теләче чаңгы шуу базасында узган район беренчелегендә тагын бер кат инандык. Чөнки бу көнне кар явып, буранлап торды. Шуңа да карамастан, ярышка килүчеләр рәхәтләнеп чаңгы шуды, үзенең көчен...
-
Тирән югалту... Популяр җырчы Вәсилә Фәттахова 26 гыйнвар көнне вафат булды
Шок хәбәр. Күз яшен тыеп булмый. Моңа ышанасы килми. Әмма бу - хак. 26 гыйнвар көнне популяр җырчы, "Туган як" хитын башкаручы Вәсилә Фәттахова якты дөньядан китте... Җырчының туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә сезгә сабырлык бирсен... matbugat.ru
-
"Тик Эльвирам гына яшәсен!" (Шәтке кызына ярдәм кирәк)
Тормышка сөенеп, һәр туган таңга шөкер итеп яшәгәндә, Борһановлар гаиләсе ишеген борчу-хәсрәт шакый. Ә бит моңа кадәр бар да башкача була. Яшьләр гаилә корып җибәреп, бала үстерә башлый. Үз куышларын булдырырга хыяллана. Тик бар да без дигәнчә түгел шул. Әмма алар бирешми, бу хәсрәтне ничек тә җиңеп чыгарга өметләнә. Теләче...
-
Куркыныч грипп килә. Аннан ничек сакланырга?
Һава температурасы шулкадәр тотрыксыз: тәрәзәгә әле генә ак бәс сарган була, озак та үтми чык тамчылары биешә башлый. Кичтән чатнама суык үзәккә үтсә, иртәнгә көн җепшетеп хәлне ала. Организм ОРЗ, грипп ише чирләргә шундый көннәрдә тиз бирешә. Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова бу елда грипп эпидемиясенең гыйнвар азагы -...