Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Мәскәү янында һәлакәттән соң барлык Ан-148 очышларын туктаттылар

Россия транспорт күзәтчелеге федераль хезмәте башлыгы Ан-148 самолетлары очышларын барлык авиакомпаниеләрдә туктату турында күрсәтмә биргән. Бу хакта "Газета.Ru" хәбәр итә. "Без барлык авиакомпанияләрдә файдаланылучы Ан-148 самолетлары очышларын туктату турында күрсәтмә бирәбез. Билгеле бер проблемалар бар", - дип белдергән ул. Росавиациядә шулай ук "Саратов авиалинияләре" авиакомпаниясе һава судносының әлеге моделен куллануны...

Россия транспорт күзәтчелеге федераль хезмәте башлыгы Ан-148 самолетлары очышларын барлык авиакомпаниеләрдә туктату турында күрсәтмә биргән. Бу хакта "Газета.Ru" хәбәр итә.

"Без барлык авиакомпанияләрдә файдаланылучы Ан-148 самолетлары очышларын туктату турында күрсәтмә бирәбез. Билгеле бер проблемалар бар", - дип белдергән ул.

Росавиациядә шулай ук "Саратов авиалинияләре" авиакомпаниясе һава судносының әлеге моделен куллануны туктатуын хәбәр иттеләр.

Алдан "Татар-информ" Мәскәүдән Орскка очучы Ан-148 самолеты 11 февральдә "Домодедово"дан очып киткәннән соң шартлавын хәбәр иткән иде. Бортта 65 пассажир һәм алты экипаж әгъзасы барысы да һәлак булган. Очкыч калдыклары һәм лайнерның кара тартмасы табылган, белгечләр фаҗига сәбәпләрен ачыклый.

Татар- информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев