Реклама
Язмалар
Париж батыры ник Биектауга күчкән?
Газетабыз турнирында җиде җиңү яулаган Раил Нургалиев сигезенчесенә өметләнә. Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы ярышта ике ел рәттән батыр кала алмаган Теләче егете быелгы җиңүне Биектау командасы белән яуламакчы. Татарстанның атказанган спорт остасы, көрәштә үзе катнашкан барлык турнирларны отып бетергән, билбаулы төрдә биш мәртәбә дөнья чемпионы булган, Сабан туйлардан дистәдән артык...
Газетабыз турнирында җиде җиңү яулаган Раил Нургалиев сигезенчесенә өметләнә. Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы ярышта ике ел рәттән батыр кала алмаган Теләче егете быелгы җиңүне Биектау командасы белән яуламакчы. Татарстанның атказанган спорт остасы, көрәштә үзе катнашкан барлык турнирларны отып бетергән, билбаулы төрдә биш мәртәбә дөнья чемпионы булган, Сабан туйлардан дистәдән артык машина һәм бер көтү тәкә алып кайткан чемпионнан киләсе ярышка әзерлеге турында сораштык.
- Франция башкаласында узган Сабан туеннан соң сине "Париж батыры" дип йөртә башладылар. Моннан ике атна элек син тарихка "Манзара" турнирының беренче җиңүчесе буларак кереп калдың. Кыйммәткә төштеме?
- Тарихка кереп калуыма шатмын. Бу җиңү - күп елларга сузылган тырышлык, күнегүләр нәтиҗәсе. Бер генә җиңү дә җиңел бирелми. Бертуктамый шөгыльләнергә кирәк, сәләт кирәк. Ә иң мөһиме - теләк. Шунсыз берни дә булмый. Бу җиңү башкаларыннан кай ягы белән аерыламы? Бирегә Татарстан районнарындагы Сабан туе батырларын җыйдылар. Билгеле булганча, аларны категориягә бүлеп тормадылар. Барысы да бер үлчәмдә бил алышты. Мин бит рәсми ярышларда 100 килолылар арасында чыгыш ясыйм. Ә монда һәрбер көндәшкә каршы төрле алым кулланырга туры килә. Кызык турнир булды. Көрәшне үстерәсебез килә икән, андый бәйгеләр кирәк. Әмма мин егетләрне башта үз категориясендә ярыштырып, аннары шулар арасыннан баш батырны билгеләргә тәкъдим итәр идем. Башка төбәкләрдән дә көрәшчеләр чакырырга мөмкин.
- Андый тәкъдим булды бит. Киләсе елга Цирк бинасында Урта Азия батырларын да чакырып, зур ярыш оештыру нияте бар. Безнең егетләр белән алар бил алыша аламы?
- Спорттан китәргә җыенмыйм әле. Шуңа күрә андый ярышта да көрәшергә әзер мин. Әмма анда эләгү өчен үзебездә иң көчлеләр арасында калырга кирәк. Инде Урта Азия егетләренә килгәндә, һәр милләтнең үз көрәше бар. Барысында да көндәшне аркасына салу кирәк. Бездә исә күтәреп саласы. Татар көрәше җиңел түгел, ә безнең егетләр теләсә кем белән көрәшә ала.
- "Пирамида" сәхнәсендә батыр калып танылдың да узган атнада тагын синең хакта сөйләште көрәш җәмәгатьчелеге. Теләчедән Биектауга күчкәнсең, диләр. Бу хәбәр дөресме?
- Яшереп торасы юк, дөрес хәбәр бу. Муса Җәлил истәлегенә узасы ярышта Биектау командасы өчен көрәшәчәкмен. Сәбәбеме? Биектауга эшкә урнаштым. Казанда яшәгәч, анда барып йөрү җайлырак. Якынлыкның тагын бер сәбәбе бар. Биектауның бүгенге башлыгы Рөстәм Кәлимуллин заманында Теләчедә көрәшне зурлап оештырып җибәргән кеше булды. Аны якташыбыз дип кабул итәм. Аның кул астында эшлисем, үсәсем килде. Кабул итте, инде өченче атна эшлим - методист һәм спорт буенча киңәшче вазыйфасын башкарам. Көрәшеп кенә яшәп булмый бит. Алга таба эшлисе дә була. Бу бер ярышта катнашу өчен генә күчү түгел, алга таба да Биектауда калырга җыенам.
- Бу хәбәрне теләчеләр ничек кабул итте?
- Көтелмәгән хәл булды. Әмма килешеп киттек, үпкәләшүләр булмады.
- Җәлил турнирына ничек әзерләнәсең? Хәзер инде Биектауның командалар арасында беренче урынны алу мөмкинлеге арта.
- Минем өчен өч зур турнир бар. Муса Җәлил бәйгесе - шуларның берсе. Монда җиңү зур мәртәбә санала. Ә ныклап әзерләнмичә, келәмгә чыгып йөрисе дә юк. Әзерләнәбез, җиңәргә исәп. Командага килгәндә, беркем дә келәмгә җиңелү өчен чыкмый. Максатыбыз - беренче урынны алу.
- Бу арада көрәш җәмәгатьчелеге яңа кагыйдәләр турында бәхәсләшә. Әйтик, тезләнгән өчен кисәтү бирергә җыеналар. Бер як, кирәк, ди, икенчеләр, файдасы булмаячак, артык кырыс, диләр. Син ничек уйлыйсың?
- Кагыйдәләр нинди генә булмасын, ахыр чиктә барысы да хөкемдарларга бәйле. Алар гадел хөкем итсә, берни куркытмый. Сер түгел, келәмдә төрле хәлләр була һәм булачак та. Хөкемдарлар арасында белеп бетермәүчеләр дә, бер-берсенә карап торучылар да очрый. Хәзер келәмгә бер тез кагылуга кисәтү бирергә тәкъдим итәләр. Хөкемдар бит барысын да күреп тора. Көндәшеннән качып йөреп, ике тезен келәмгә тидерә икән, аңа кисәтү бирергә кирәк. Күп көрәшче шулай кылана. Андый вакытта мин каршы түгел. Әле бит көндәше күтәреп атканда аягында басып калу өчен кулларын җибәрүчеләр дә бар. Андый чакта шунда ук кисәтү бирергә кирәк.
- Биектауда безнең турнир башланган көнне Көньяк Кореядә Олимпия Уеннары башлана. Россия спорты тирәсендәге шау-шуны ничек бәялисең?
- Бу хәлләрне якыннан күзәтеп бардым дип әйтә алмыйм. Әмма вакыйгалардан хәбәрдар. Ишетми калу мөмкин түгел чөнки. Барысы да шул хакта сөйләшә. Көчле спортчыларның бармавы борчыды, әлбәттә. Гомерең буена әзерлән дә, сине ярышка кертмәсеннәр әле! Бу хәлләрнең сәяси сәбәпләре дә бардыр дип уйлыйм. Безнең ил бит бар яктан да көчле. Әнә шуңа каршы кертелгән карар дип бәялим. Ничек кенә булмасын, Олимпия Уеннарын күзәтеп барачакмын.
("Ватаным Татарстан", /№ 16, 02.02.2018/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев