7 февраль 2018 яңалыклары
-
Татарстанда берәү 5 яшьлек баланы тәрәзәдән ыргыткан
Фаҗига кичә төнлә Чаллыда булган. Исерткеч эчемлекләр эчеп утыру беркайчан да хәерле тәмамланмый дибез. Бу юлы да шулай: 34 яшьлек ир-ат хуҗа хатынга кунакка килгән 5 яшьлек оныгын тәрәзәдән ыргыткан. Могҗиза белән генә кыз бала исән кала. Кыргый хәлнең шаһитлары аны төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән хастаханәгә озата. Ир гаебен таныган....
-
Чираттагы җыен Югары Кибәхуҗа авыл җирлегендә узды.
Югары Кибәхуҗа авылы җирлегендә узган халык җыенында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы Камил Садриевта катнашты. " Мин ел саен Югары Кибәхуҗа авылы җирлегендә узган җыенга сөенеп киләм, быел да нәкъ менә әлеге очрашуда катнашырга теләк белдердем. Авыл үзешчәннәре чыгышын карап, ел буена үземә җитәрлек...
-
Райондашлар битараф булмыйк! (Килгән хатлардан)
Бүген генә почтыбызга хуҗасыз этләр төшерелгән фотосүрәтләр җибәрделәр. Мәктәптән кызым бүген елап кайтты. "Урамда күп этләр очрады, ярый әле бер олы апа куып җибәрде", - диде дип язылган эчтәлектәге хәбәр килде. Хөрмәтле райондашлар этләрегезне хуҗасыз йөртмәсәгез иде. Алар да җан иясе, караучысы,ялгыз калдырмагыз.
-
Теләче хуҗабикәләренә бик файдалы киңәшләр
Йомырка тәбәсе күпереп пешсен өчен, 1 стакан йомыркага 2 аш кашыгы исәбеннән салкын су өстәргә һәм яхшылап тугларга кирәк. Чүпрә булмаса, камырга аз гына коньяк кушарга мөмкин. Кыздырыр алдыннан бераз шикәр комы сипкәндә, бавыр йомшаграк булып пешә. Кайнатканда сөт көймәсен өчен, кәстрүлне салкын су белән чайкап, талгын утка куярга кирәк....
-
Париж батыры ник Биектауга күчкән?
Газетабыз турнирында җиде җиңү яулаган Раил Нургалиев сигезенчесенә өметләнә. Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы ярышта ике ел рәттән батыр кала алмаган Теләче егете быелгы җиңүне Биектау командасы белән яуламакчы. Татарстанның атказанган спорт остасы, көрәштә үзе катнашкан барлык турнирларны отып бетергән, билбаулы төрдә биш мәртәбә дөнья чемпионы булган, Сабан туйлардан дистәдән артык...
-
Үз язмышын елый-елый карап утырды
Баласына бәхетле язмышны кем генә теләми икән? Гөлсәхрә үзе дә, әти-әнисе дә кызының киләчәген гел яхшыга гына юрый. Тик ике баласы, яраткан эше булган хатынның гаиләсе таркала. Кадерле ире башка гаиләгә чыгып китә. Гөлсәхрә авырлыклар алдында сынмыйча, тормышын саклап калырга тырышып яши башлый. Ләкин бу юл бик катлаулы булып чыга....
-
"Муллалар күбәйгән саен гөнаһлылар арта бара" - Марат Бәшәров төшкән "Мулла" фильмының трейлеры чыкты (ВИДЕО)
"Татаркино" хәбәр итүенчә, драматург Туфан Миңнуллин соңгы елларында язып калдырган "Мулла" әсәрен фильм итеп эшләү узган елның августында башланды. Аны Әтнә районы Күәм авылында төшерделәр. Фильм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ярдәменә таянып эшләнә. Фильмдагы рольләрнең берсен танылган актер Марат Бәшәров башкара. Чыганак:...
-
Рамил Шарапов авариягә очраган
Барыгызда хәбәрдардыр инде Татарстанда «Буран» операциясе игълан ителде. Кемдер карга чумып калса, кемдер кар көри, ә берәүләр кар яуганга шатланып, фотога төшә… Ә менә Рамил Шарапов өчен буранлы көннәр күңелсез вакыйга белән истә калачак. Рамил авариягә очраган. Юмористның Башкортостанга концертка барышы була, дип яза tmtv-online. «Ул көнне Казанда концерт булды,...
-
Кукмарага Чыңгыз Айтматовның улы Айтматов Әскәр җитәкчелегендә Кыргызстаннан делегация килде
Кунакларның максаты - Чыңгыз Айтматовның 90 еллыгына багышланган кино төшерү Бүген Кукмарага Чыңгыз Айтматовның улы Айтматов Әскәр җитәкчелегендә Кыргызстаннан делегация килде. Аның составында Кыргыз Республикасының халык артисты, кинорежиссер Бакыт Карагулов, "Татаркино" дәүләт мәдәният учреждениесе директор урынбасары Зөфәр Дәүләтшин, "Кыргызфильм" кинокомпаниясенең генераль директоры Айбек Жангазиев бар иде. Кунакларның максаты - Чыңгыз...
-
23 гыйнвар - 4 февраль көннәренә Теләче районы өчен ПОЛИЦИЯ КӨНДӘЛЕГЕ
29 гыйнвар көнне Алан авылында яшәүче 1959 елгы ир-аттан кәрәзле телефон югалуы турында гариза керә. 30 гыйнвар көнне Теләченең Совет урамында ике машина бәрелешә. Зыян күрүчеләр юк. Административ беркетмә төзелә. 31 гыйнвар көнне Ачы авылында яшәүче хатын-кызның таныш булмаган ир-ат акча янчыгын урлый. Җинаять эше кузгатыла. 1 февраль көнне Аланда...
-
Районыбызның алдынгы хат, газета –журнал ташучылары бүләкләнде
7 февраль көнне "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәгенә районыбызның иң алдынгы хат, газета -журнал ташучылары җыелды. 2018 елның беренче еллыгына "Теләче газетасын яздыруда актив катнашкан Теләче авылыннан Ләйсән Мәүлиева, Алан авылыннан Сания Габделвәлиева һәм Югары Кибәхуҗа авылыннан Гөлфинур Нигъматзяноваларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз. Автор: Эльмира Котдусова. Фото: Резеда...
-
Татар әдәбиятыннан олимпиада призерлары
31 январьдан 2 февральгә кадәр республикабызда татар мәктәпләрендә укучы балалар өчен татар әдәбиятыннан үткәрелгән олимпиададан 3 укучыбыз призер булып кайтты: Баландыш төп мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Резедә Йосыпова (укытучысы Рушания Хәким кызы Зәйнуллина), Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ләйсән Мөхәммәтҗанова (укытучысы Гөлназ Җәүдәт кызы Афзалова), Иске Җөри...
-
Районыбызда сольфеджио дәресләре башлана
Белгәнегезчә, узган атнада "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең жюри әгъзалары, укытучылары районыбызда мастер-класслар уздырдылар. Вокал буенча күп төрле тәгъдимнәр булды.Шушы кысаларда район буенча сәнгать мәктәбендә махсус вокал белән шөгыльләнүче балалар һәм аларның җитәкчеләре өчен сольфеджио дәресләре алу мөмкинлеге тудырылды. Дәресләр һәр атна пәнҗешәмбе 14.30 башлана. Өстәмә белешмәләр өчен телефон 21-5-01. Әлеге дәресне Светлана...