Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

"Сыер сатып алам" дип алдалап, Теләче районыннан бер кешенең банк картасындагы бар акчасын урлыйлар

Элегрәк авылларда кием-салым, электр товары сатучылар күпләп йөри иде. Әле дә хәтеремдә, сатучының кыставына түзә алмыйча, фәлән мең сум акчаны түләп, ирләр трикосы тотып, авызымны ачып карап калдым. Әле җитмәсә, шул кешене жәлләп, бер кап чәй дә чыгарып бирдем. Сатучы йорттан чыгып киткәч кенә, триконың андый бәядә тормаганын, акча янчыгындагы...

Элегрәк авылларда кием-салым, электр товары сатучылар күпләп йөри иде. Әле дә хәтеремдә, сатучының кыставына түзә алмыйча, фәлән мең сум акчаны түләп, ирләр трикосы тотып, авызымны ачып карап калдым. Әле җитмәсә, шул кешене жәлләп, бер кап чәй дә чыгарып бирдем. Сатучы йорттан чыгып киткәч кенә, триконың андый бәядә тормаганын, акча янчыгындагы бөтен акчадан колак какканымны аңлап, алданганымны белдем...

Саный китсәң, минем кебекләр күпме! Гомерендә бер тапкыр да алданганы булмаган кеше сирәктер. Чөнки дөнья алдарлар, мошенниклар белән тулы. Берәүләр акчаны маңгай тирен түгеп таба, икенчеләре кеше алдап, ансат кына баю ысулын эзли.

Яшәү рәвешебез үзгәргән саен, мәгълүмати техно-логияләр колач җәя башлау белән, мошенниклар да кешеләрне алдауның яңадан-яңа төрләрен уйлап табалар. Соңгы вакытта ялганлау юлы белән акча эшләүчеләрнең саны бермә-бер артты. Берәүләр "бозым чыгару" белән шөгыльләнсә, икенчеләре социаль хезмәткәр, табиб, хат ташучы, газ приборларын тикшерүче ролендә йортка үтеп керә. Алар китүгә үк, йортта кыйммәтле әйберләрнең, акчаларның югалган булуы ачыклана.

Мәсәлән, узган 2014 нче елда Татарстанда барлыгы 102 социаль мошенниклык очрагы теркәлгән. Әлеге очракларның барысы да диярлек зыян күрүчеләрнең игътибарсызлыгы һәм мәгълүматсызлыгы аркасында килеп чыга. Чит кешеләргә беркайчан да тиз генә ышанырга ярамый, дип кисәтә Теләче районы полиция бүлеге начальнигы Айдар Фоат улы Хәйретдинов.

- Район халкы әллә ни күп түгел, бер-берсен бик яхшы беләләр. Әгәр өлкән кешенең йортына билгесез затлар кереп китә икән, күршеләре игътибарлырак булсын иде. Мошенниклар кулына эләгүчеләрнең дә күпчелеге - өлкәннәр. Яшь кызлар үзен социаль хезмәткәр дип таныштырып, пенсионерның өенә керә, акча алмашыну хакында сөйли, өлкән кеше ышана һәм җыйган бар акчасын "кырыгалдар" кулына тапшыра. Соңрак пенсионер кулында ялган купюралар булуы беленә. Телефоннан "ярдәм сорап" СМС хәбәр язучылар да, банк картасы блокировкаланды дип, ПИН-код сораулар да күп. Мошенниклар "тозагы"на эләкмәс өчен игътибарлы һәм сак булырга, шалтыратулар булган очракта, ниндидер гамәл кылганчы, иң элек мәгълүматның дөреслеген тикшерергә кирәк.

- Безнең районда алдарлар "капкыны"на эләккән кешеләр бармы?

- Кызганыч, андыйлар бездә дә бар. Узып баручы елда мошенниклар кулыннан зыян күргән 3 очрак теркәлде. Күпләргә мәгълүм сайтларның берсенә "Сыер сатам" дигән хәбәр куела. Соңрак сыер хуҗасына "сатып алучы" шалтыратып, банк картасының номерларын сорый, янәсе ул шунда акча күчерәчәк. Шул ук көнне, банк картасында булган акчаның югалуы ачыклана. Шулай итеп, сыер да сатылмый, акча да юк.

Шул ук сайтта бер ханым кием-салым алырга уйлап, заказ бирә. Заказны кабул итүче белән телефон аша сөйләшеп, тиешле сумманы күчерә. Нәтиҗәдә - киемнәр дә юк, күчерелгән акчаны да кире кайтарып булмый. Заказ кабул иткән номер юкка чыга, ягъни "номер не существует" дигән җавап килеп ирешә.

Өченче очрак та банк картасы белән бәйле. Биредә дә шул ук система кулланыла. "Мобиль банк" хезмәте исеме астында мошенниклар бер ханымның картага күчкән хезмәт хакын үзләштерә.

Гомумән алганда, кредит картасы блокировкаланган, приз уйнату, хокук саклау органнары исеменнән эш йөртү, һәртөрле компенсацияләр түләүне вәгъдәләү - кырыгалдарлар әнә шундый сәбәпләр табып, беркатлы кешеләр-нең акчасына ия була. Алда безне Яңа ел бәйрәмнәре көтә, мошенниклар да тик ятмый, һәртөрле мавыктыргыч "приз уйнату", акцияләр уйлап чыгара. Кабатлап әйтәм, игътибарлы һәм уяу булырга кирәк, хәләл көчегез белән эшләп тапкан акчаларыгызны чит-ятлар кулына бирмәгез. Әгәр дә сезнең авылда, сезнең урамда шикле кешеләрнең йорттан-йортка кереп йөрүен күрсәгез, кичекмәстән, 21-0-02 номерына район полиция бүлегенә хәбәр итегез.

Алсу Җиһаншина сорашты.

Әлеге әңгәмәнең аудио вариантын биредә тыңлый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев