16 декабрь 2015 яңалыклары
-
Радик Юльякшин (Elvin Grey) һәм Альбина Хәкимова - "Ашкына гомер" (видео-клип)
Хөрмәтле дуслар, сезгә бераз ял итеп алырга һәм Радик Юльякшин белән Альбина Хәкимова башкаруында "Ашкына гомер" исемле җырга төшергән клипны карарга тәкъдим итәбез: ;
-
Әзер булып торыгыз: 2016 елдан балалар бакчасы өчен түләү артачак
Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы 2016 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасы өчен түләүләр артачагы турында хәбәр итә. Түләүләр уртача алганда 8% ка артачак (180 - 270 сум тирәсе арта). Нәтиҗәдә, әти-әниләргә баласын балалар бакчасына йөртү өчен хәзерге 2563 сум урнына 2770 сум түләргә туры киләчәк. Министыкта әйтүләренчә, бәяләр арту балалар бакчаларын...
-
Олы Мәтәскә, Олы Кибәхуҗа, Казаклар, Шармыш һәм Шәтке үзешчәннәре халык күңелләрен ничек уятты?
"Уятмакчы булсаң халык күңелләрен..." дип исемләнгән районкүләм сәнгать фестиваленең чираттагы концертлары бу атнада Ачыда, Тиләҗедә, Олы Мишәдә, Үзәктә һәм Иске Җөри авылларында булып үтте. Шулай булса да, без алдагылары турында сөйләшеп алыйк әле. Үзешчәннәребез җисемне фестивальнең исеменә туры китереп, Олы Мәтәскәдә - "Тула басу", Казакларда - "Орчык өмәсе", Олы Кибәхуҗада...
-
Бароннары качып китсә дә, Карамалы Таудан чегәннәр ник күченергә уйламый?
Яшел Үзән якларында чегәннәр күптәннән яши. Студент чагымнан да хәтерлим әле: тимер юл вокзалына кергән саен, кат-кат итәк кигән, балаларын иярткән чегән хатыннары: «Дорогой, позолоти ручку, всю правду расскажу», - дип теңкәгә тияләр иде. Төпләнеп яши торган урыннары - Әйшә авылы һәм Карамалы Тау бистәсе. 1987 елларда алар бирегә таборлары...
-
Россия халкы нәрсә ашый?
Россия халкы ярма, ипи-күмәч һәм көнбагыш мае белән акмай ашый. Ә менә реклама кешеләрнең табынына әллә ни зур йогынты ясамый. Бөтенроссия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге илнең 46 төбәгендәге 130 торак пунктта яшәүче кешеләрне сораштырып, безнең халык көн саен нинди азык-төлек куллануын һәм кайсы товарлардан баш тартуын ачыклады. Сораштыруларның нәтиҗәсе күрсәткәнчә,...
-
Россия Төркиягә карата каршы чаралар исемлеген арттырырга мөмкин
Россиянең Төркиягә карата каршы чаралар исемлеге тагын да артырга мөмкин. Безнең ил кунакханә бизнесы, агач эшкәртү, очучыларны өйрәтү, шулай ук төрле тармак буенча дәүләт заказларына санкция кертергә мөмкин. "Коммерсантъ" хәбәр итүенчә, хөкүмәт карары проектын Премьер-министр Дмитрий Медведев йөкләмәсе буенча РФ Икътисадый үсеш министрлыгы әзерләгән. Карар проекты Россия биләмәсендә Төркия оешмалары...
-
Билбау көрәше буенча Бөтенроссия чемпионатында безнең районнан Гүзәлия Гыйниятуллина зур уңышка иреште
10-11 декабрь көннәрендә Түбән Кама шәһәренең "Дружба" спорт комплексында 1998-2000 елларда туган яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча 6 нчы Бөтенроссия турниры булып үтте. Әлеге турнир Россиянең атказанган спорт остасы, республика, Россия Федерациясе, Европа һәм дөнья чемпионатларының даими җиңүчесе булган, Түбән Кама шәһәренең "Нефтехимик" спорт клубында тренер булып...
-
11 декабрьдә Олы Мишә авылында булып узган Аулак өй кичәсеннән фото-репортаж
11 декабрь көнне "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" исемле фестиваль кысаларында Олы Мишә авылында җырлы биюле Аулак өй кичәсе булды. Иң элек авыл үзешчәннәре борынгы йолаларга туры китереп ата-бабаларыбызның Аулак өйләрен уйнап күрсәттеләр, алар анда рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар. Әлеге тамашадан соң авыл үзешчәннәре тамашачыларга матур концерт күрсәттеләр. Булып узган...
-
"Сыер сатып алам" дип алдалап, Теләче районыннан бер кешенең банк картасындагы бар акчасын урлыйлар
Элегрәк авылларда кием-салым, электр товары сатучылар күпләп йөри иде. Әле дә хәтеремдә, сатучының кыставына түзә алмыйча, фәлән мең сум акчаны түләп, ирләр трикосы тотып, авызымны ачып карап калдым. Әле җитмәсә, шул кешене жәлләп, бер кап чәй дә чыгарып бирдем. Сатучы йорттан чыгып киткәч кенә, триконың андый бәядә тормаганын, акча янчыгындагы...
-
2016 елда булачак Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу чарасы турында мәгълүмат
2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр илебездә Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу үткәреләчәк. Газетабызның алдагы саннарының берсендә, без сезне - хөрмәтле укучылар, әлеге чараның нинди максаттан үткәрелүе һәм чираттагы кампаниянең кайбер үзенчәлекләре турында таныштырып үткән идек. Теманы дәвам итеп, кабаттан берничә сорау белән ТР Дәүләт статистикасы комитетының райондагы вәкаләтле...
-
14 - 18 декабрь көннәрендә Теләче районы полиция бүлегендә гражданнарга хокуки ярдәм күрсәтәләр
«Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында»гы (2011 нче елның 21 нче ноябреннән № 324-ФЗ) Федераль Законны тормышка ашыру максатыннан һәм Россия Эчке Эшләр министрлыгының 2015 нче елның 2 декабреннән чыккан 1/9934нче номерлы карары нигезендә, Кеше хокукларын яклау һәм РФ Конституциясе көне уңаеннан, 14-18 декабрь көннәрендә 10.00-12.00 сәгатьләрдә Теләче районы...
-
17 декабрь көнне узачак район Советы утырышында ни турыда сөйләшергә уйлыйлар?
17 нче декабрь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттагы 5 нче утырышы узачак. Утырышның көн тәртибендә 7 мәсьәлә каралачак: 1. Теләче муниципаль районының 2016 нчы елга бюджеты турында. 2. "Теләче муниципаль районында терроризм һәм экстремизмны кисәтү" подпрограммасының үтәлеше турында. 3. Теләче муниципаль районында коррупциягә каршы...
-
15 декабрь көнне Теләче районы укучылары Казан һәм Саба ВУЗлары укытучылары белән очрашып сөйләштеләр
Кичә, 15 декабрь көнне Теләче авылы мәдәният йортында районыбыз авылларыннан килгән укучылар Казан югары уку йортларыннан һәм Саба Аграр көллиятеннән килгән укытучы-профессорлар белән очрашып сөйләштеләр. Әлеге чараның әһәмияте быел мәктәпне тәмамлап чыгарга җыенучы укучылар өчен дә, югары уку йортлары өчен дә бик әһәмиятле. Укучыларга мондый чаралар киләчәктә кайсы уку йортында...
-
Гран-при – безнеке! (Теләченең "Сердәш" Халык театры ирешкән уңышлар турында гәҗиттә мәкалә)
14 ноябрь көнне республикабызның иң олпат һәм затлы мәдәният сарайларының берсе булган Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында халык театрларының 15 нче төбәкара "Идел-йорт" дип исемләнгән фестивальнең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Чара театр коллективларының чыгышлары белән беррәттән, аерым номинацияләрдә җиңү яулаган үзешчән артистларның, режиссерларның, сценография осталарының...