Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Татарстан профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянованы тоткарлаганнар

Түрәнең өендә тентү уздырганнар. Водопьянова янап акча алуда шикләнә. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Аерым алганда, 2015 елның апрелендә профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова "Бәкер" шифаханәсенең баш табибыннан үзенең гомерен иминиятләштерүне күздә тотучы килешү төзүен таләп иткән. Соңрак әлеге килешү нигезендә 500 мең сум тирәсе акча...

Түрәнең өендә тентү уздырганнар. Водопьянова янап акча алуда шикләнә. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Аерым алганда, 2015 елның апрелендә профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова "Бәкер" шифаханәсенең баш табибыннан үзенең гомерен иминиятләштерүне күздә тотучы килешү төзүен таләп иткән. Соңрак әлеге килешү нигезендә 500 мең сум тирәсе акча алган. Мондый фактлар тагын кабатланган. Барлыгы җитәкче 3 млн сум үзләштергән булырга мөмкин.

Тентү барышында хокук саклау органнары түрәнең өендә дәлил буларак кулланылачак документлар һәм акча тапкан. Тикшерү дәвам итә. Җинаять эше ачылган.

Матбугат. ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев