Тегүче Мәгъфүрә
1560
0
Күпне күргән, күпне кичергән өлкәннәр белән күрешеп сөйләшкәч, җаным сафланып, күңелем баеп кала. Узган атнада Шәтке авылында яшәүче, үзенең 90 яшьлеген тутырган Мәгъфүрә Закирҗан Нургалиева һәм аның балалары белән күрешеп кайткач та шулай булды. Алардан алган яктылык, аклык һәм пакълек әле дә булса күңелне рухландырып, сафландырып тора. Минемчә, бу гаиләдән,...
Күпне күргән, күпне кичергән өлкәннәр белән күрешеп сөйләшкәч, җаным сафланып, күңелем баеп кала. Узган атнада Шәтке авылында яшәүче, үзенең 90 яшьлеген тутырган Мәгъфүрә Закирҗан Нургалиева һәм аның балалары белән күрешеп кайткач та шулай булды. Алардан алган яктылык, аклык һәм пакълек әле дә булса күңелне рухландырып, сафландырып тора. Минемчә, бу гаиләдән, әти-әни тәрбиясеннән килә. Мәгъфүрә әби һәм аның балалары, оныклары белән аралашу үзе бер рәхәт. Алар янәшәсендә күңел ял итә. Мәгъфүрә әби балалары күңелендә эчкерсезлек, ярдәмчеллек, эш сөючәнлек һәм шул ук вакытта гадилек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли алган. Бүген ул шуның татлы җимешен ашый: улы Әхмәтвәли белән килене Миннегөл тәрбиясендә мул, бәхетле тормышта яши. Килене Миннегөл дә каенана туфрагыннан, икесе бик килешеп яшиләр. - Киленебез Миннегөл кечене - кече, олыны-олы итә белә, уңган-булган хатын. Нәрсәгә генә тоынса да, булдыра. Кем кайтса да, кайчан кайтса да якты йөзе, тәмле теле белән каршы ала, беребезне дә аермый. Безне дә, үз туганнарын да бердәй кабул итеп ала, кунак итә. Әниебезне дә оҗмахта яшәтә. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын аңа! - дип белдерде Мәгъфүрә әбинең Сабада яшәүче олы кызы Вәсимә апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев