8 июль 2015 яңалыклары
-
Тегүче Мәгъфүрә
Күпне күргән, күпне кичергән өлкәннәр белән күрешеп сөйләшкәч, җаным сафланып, күңелем баеп кала. Узган атнада Шәтке авылында яшәүче, үзенең 90 яшьлеген тутырган Мәгъфүрә Закирҗан Нургалиева һәм аның балалары белән күрешеп кайткач та шулай булды. Алардан алган яктылык, аклык һәм пакълек әле дә булса күңелне рухландырып, сафландырып тора. Минемчә, бу гаиләдән,...
-
“Болгар-Туган тел” форумында
Менә имтиханнарны уңышлы гына тәмамлап, җәйге ялга чыктык. Каникулга чыгу белән күел каядыр ашкына. Миңа быел да Изге Болгар җиренә сәяхәт кылу бәхете елмайды. 23 нче июньнән 29 ына кадәр булып узган «Болгар-Туган Тел 2015» форумы сәләтле, үз максатларына ирешүчән балаларны үзенә җыйды.
-
Бер абзарда – кырык терлек. Әлегә...
Соңгы вакытта кайбер райондашларыбыз: "Хәзер мал асрау бер дә отышлы түгел", - дип бердәнбер сыерын сатып җибәрә. Бүген районыбызның Тактамыш авылында яшәүче яшь гаилә Ләйлә һәм Рәмзил Гайфуллиннарның бүген кырык терлеге бар. Шуның егермесе савым сыеры, калганы төрле зурлыктагы бозаулар. Яшьләр куркып тормый: 200 баш терлек сыйдырышлы, яңа технологиягә ия...
-
Җавапсыз мәхәббәт аркасында машинасына ут төрткән
Дошманнарым юк дип тәкърарлаган 36 яшьлек юрист ханымның машинасына ут төртүче кешене «кайнар эздән» тоткарлаганнар. Ул Чаллыда яшәүче 44 яшьлек ир булып чыккан. Элегрәк юрист аңа кияүгә чыгудан баш тарткан булган. Машинага ут төртүнең сәбәбе әнә шул - җавапсыз мәхәббәт булып чыкты. Әлеге ир 31 яшьлек иптәше белән юрист ханымнан...
-
Казанда яшьләр өчен ифтар узачак
Ифтарга Казан шәһәре яшьләре, татар яшьләр оешмалары активистлары җыелачак. Дин әһелләре, галимнәр яшьләргә үзләренең нәсыйхатләрен җиткерәчәк, дип хәбәр итә дини чараны оештыручылар. Фәрид Мифтахов белдергәнчә, татар милләте ислам динен һәм милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне бергә үрелдереп барган очракта гына сакланып калачак. Ә бу эштә татар яшьләренең роле бик зур. Татар яшьләре...
-
Исерек ана кызын бик каты кыйнаган
Биш бала анасы, 34 яшьлек хатын аек булмаган хәлдә 10 яшьлек үсмер кызын каты кыйнаган. Тикшерүчеләр версиясе буенча, ул аны гел кыйный торган булган. Апрельдә генә дә башына, аякларына суккан. Бу хәл Зәй районының Әлмәт авылында булган. Күп балалы ана гаебен өлешчә генә таныган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган. Тикшерү...
-
«Ак Барс»ның экс-голкиперы Нильссон карьерасын НХЛ да дәвам итә
Узган сезонны Нильссон «Ак Барс» составында үткәрде, аның нәтиҗәләре буенча Казан клубы хоккейчы белән килешүне озайтмады "Ак Барс" ның экс-голкиперы Нильссон карьерасын «Эдмонтон Ойлерз» да үткәрә, дип хәбәр итә Америка ММЧ. Хоккейчы белән бер яклы килешү бер елга исәпләнгән. Узган сезонны Нильссон «Ак Барс» составында үткәрде, аның нәтиҗәләре буенча Казан...
-
Бозау караклары тотылган
Майның соңгы көнендә кичке унберләр тирәсендә "Ак Барс Буа" җәмгыятенең "Волга" бүлекчәсендәге товарлыклы-сөтчелек фермасы территориясенә тотып куелган җәйге лагерьдан авырлыклары 4 центнердан да күбрәк булган 18 айлык ике бозау юкка чыга. Малларның икесенең бәясе 226,3 мең сум торырлык. Полиция чит территориягә үтеп кереп бозауларны урлаучылар эзенә төште: аларның икесе дә...
-
Гаилә, Мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Татарстанда 536 пар язылыша
8 июль - Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Әлеге бәйрәм кысаларында 8-11 июль көннәрендә Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә 536 пар язылыша (8 июль көнне - 74 теркәлү). Шулай ук республика халыкларының милли традицияләренә нигезләнгән туй йолалары, көмеш, алтын һәм бриллиант туйларын бәйрәм итүчеләрне хөрмәтләү, бала (гаилә) капиталы сертификатлары тапшыру...