Татарстанда трассада биш автомобиль бәрелешкән
Татарстанның Биектау районында биш автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Һәлакәт Казан-Малмыж трассасының 24 нче чакрымында булган. Калинин бистәсе янында "Нива", 14 нче модель "Лада", «Лада Гранта», «Тойота Королла» һәм «Хендай Гетс» бәрелешкән. Ашыгыч хезмәтләр килгәнче...
Татарстанның Биектау районында биш автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Һәлакәт Казан-Малмыж трассасының 24 нче чакрымында булган. Калинин бистәсе янында "Нива", 14 нче модель "Лада", «Лада Гранта», «Тойота Королла» һәм «Хендай Гетс» бәрелешкән. Ашыгыч хезмәтләр килгәнче «Хендай Гетц» автомобиленең 50 яшьлек пассажирын узгынчы машинада Биектау үзәк район хастаханәсенә алып киткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев