Слайдер
-
“Моңнар агыла туган җирдә” дип исемләнгән халык иҗаты фестиваленең гала-концерты
28 ноябрь көнне Теләче районынын яңадан торгызылуына 30 ел тулды. Үзенең туган көнен районыбыз зур чара - “Моңнар агыла туган җирдә” дип исемләнгән халык иҗаты фестиваленең гала-концерты белән билгеләп үтте.
-
Кул көрәше буенча республика беренчелеге һәм чемпионаты
13 ноябрь көнне, “Батыр” спорт комплексында “Теләче” спорт мәктәбе һәм балаларны сәламәтләндерү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан физик мөмкинлекләре чикле булган 20 яшькә кадәр һәм 21 яшьтән 50 яшькә кадәр булган спортчылар арасында кул көрәше буенча республика беренчелеге һәм чемпионаты үткәрелде. Ярышта җәмгысе 11 район командасы катнашты.
-
Авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде
2 октябрь көнне, Теләче авылының Ленин урамында авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде.
-
Көзге муллык тантанасы
2 октябрь көнне, Теләче мәдәният йортында якынлашып килүче Авыл хуҗалыгы эшкәртү сәнәгате көне уңаеннан “Уңыш бәйрәме” үткәрелде.
-
Районыбыз җитештерүчеләре Казан шәһәрендә ярминкәдә
11 сентябрь көнне, республикабыз шәһәрләрендә традицион көзге ярминкәләр башланып китте.
-
Республика көне уңаеннан
28 август көнне, Республика көне уңаеннан, Теләче ял паркында “Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле” дип исемләнгән бәйрәм тамашасы булып үтте. Тулырак: http://tulachi.ru/news/glavnyie-novosti/bakcha-
-
Аттестатлар тапшырдылар
Теләче урта мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестатлар тапшырылды.
-
Матурлык һәм батырлык бәйрәме
Бүген Теләчедә халкыбызның олугъ бәһрәме - Сабантуе узды.
-
“Гаилә ул – җылы учак”
15 май көнне, район мәдәният йорты каршындагы мәйданда Халыкара гаилә көненә багышланган “Кош канаты белән - гаилә татулыгы белән көчле” дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып үтте.
-
Бөек Җиңүгә - 76 ел!
Районыбыз үзәге Теләчедә бәйрәм тантаналары узды.
-
Армрестлинг спорты (кул көрәше) буенча Теләче районы Беренчелеге һәм Чемпионаты
17 апрель көнне “Батыр” спорт комплексында шәхси эшмәкәр Хәким Каниф улы Һадиуллин призына 2004-2006 нчы елларда туган яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында, 2003 нче елда туган һәм аннан өлкәнрәк яшьтә булган ир-егетләр арасында армрестлинг спорты (кул көрәше) буенча Теләче районы Беренчелеге һәм Чемпионаты булып узды.
-
Салават Зәки улы Фәтхетдинов призына татарча көрәш буенча бишенче тапкыр ачык республика турниры
Анда барлыгы 19 районнан, 24 команда, 257 көрәшче катнашты.
-
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Яшел Үзән районнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыра башлады.
-
Май чабу бәйрәмендә
14 март көнне районыбызның Ачы, Әбде, Үзәк, Шармыш авылларында Май чабу (Масленица) бәйрәмнәре узды.
-
Спартакиада
2021 нче елның 13 нче мартында Теләче авылында Теләче муниципаль районы предприятиеләре, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре коллективлары арасында Теләче районы оешуга 30 ел тулуга багышланган спартакиада булып узды.
-
Мөселманнар арасында хоккей узды
28 февраль көнне “Юность” Боз сараенда якташыбыз, Югары Кибәхуҗа авылы тумасы Шамил Шәйхи улы Галәвиев истәлегенә мөселманнар арасында хоккей турниры узды.
-
Район Советы сессиясендә
24 февраль көнне, район мәдәният йортында район Советының 2020 ел йомгакларына багышланган VII нче сессиясе булып үтте.
-
Республика программасы нигезендә төзекләндерелгән район ветеринария берләшмәсе бинасын ачу тантанасы
Районыбыз кунаклары быел республика программасы нигезендә төзекләндерелгән район ветеринария берләшмәсе бинасын ачу тантанасында катнаштылар.
-
23 февраль бәйрәм концерты
23 февраль көнне район мәдәният йортында бәйрәм концерты узды.
-
Чыгыш ясау осталыгын камилләштердек
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләре комиссиясе мастер-класслар уздыра башлады.