Чыгыш ясау осталыгын камилләштердек
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләре комиссиясе мастер-класслар уздыра башлады.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләре комиссиясе республикабызда татар теленең әдәби матурлыгын, зәвыгын районнарга йөреп пропагандлау максатында урыннарда төрле дәрәҗәдәге җитәкче һәм хезмәткәрләрне халык белән аралашу, чыгышлар ясау осталыгына өйрәтү буенча мастер-класслар уздыра башлады. 19 февраль көнне район мәдәният йортында Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре тарафыннан “Сөйләм теле һәм чыгыш ясау сәнгате нигезләре” дип исемләнгән чара узды.
Нет комментариев