2 май 2016 яңалыклары
-
Су астында калган татар авылыннан куркыныч ВИДЕО пәйда булды
Төмән өлкәсендә урнашкан Тугыз авылы инде берничә көн су эчендә утыра. Шул ук хәлдә Казанлы авылы. Кешеләр этләр-мәчеләре белән бергә түбәләрдә, чормаларда яши. Зыян күрүчеләргә интернетта акча җыя башладылар. Тугыз һәм Казанлыда яшәүче халык әлегә вакытлыча яшәп тору пунктларына күчерелгән. Барлык мал-мөлкәтләре, йортлары, каралты-куралары су астында калу сәбәпле, аларга тиз...
-
Чәчкә тиздән әни булачак
Җырчы Чәчкәнең тормышында куанычлы үзгәрешләр барлыкка килде - ул тиздән әни булачак! Алтынчы айда булган Чәчкә үзен яхшы хис итә. Кем көтеләсе әлегә билгесез, шуңа күрә исемен әле уйлап тапмаганнар. "Иң мөһиме исән-сау тусын", дигән Чәчкәнең тормыш иптәше Ирек "TMTV" каналына. Туйлар.ру
-
Казанда зур футбол: "Зенит" "ЦСКА"ны тар-мар итте
Бүген башкаланың төп футбол стадионы - "Казан Арена"да Россия Кубогы өчен футбол матчыбулды. Әлеге финал матчында ике команда: Санкт-Петербургтан "Зенит" һәм Мәскәүдән "ЦСКА" командалары катнашты. Уен 16.00 сәгатьтә башланып бик киеренке барды. Нәтиҗәдә "Зенит" уенчылары үзләренең осталыкларын исбатлый алдылар: "ЦСКА"ны 4 - 1 исәбе белән тар-мар итеп Россия кубогы иясе...
-
“Хәбәрсез югалганнар” да табыла...
Быел Бөек Ватан сугышы төгәлләнгәнгә 71 ел була. Шул кадәр вакыт үтсә дә, сугышка китеп хәбәрсез югалганнар, үз туганнарының каберләрен белмәүчеләр, аларны һаман да эзләүчеләр бихисап. "Хәтер китабы"нда сугышта һәлак булганнарның исемлеге кара хәрефләр белән язылган. Берничә томда чыккан бу китаплардан һәркем үз туганын, ирен, улын эзли. Теләчедә яшәүче Әлфинур...
-
Гармунчы сугыш ветераны Нәбиулла абый янында
Айдар авылында яшәүче Нәбиулла Фәтхуллин бүген якыннары тәрбиясендә тыныч картлык кичерә. "Үземнең туган нигеземдә, улым Илдар, киленем Гүзәл, оныкларым янәшәсендә яшәвем белән бәхетлемен", - ди ветеран. Сугышка ул 1943 елның ноябрь аенда алына. Алты айга сузылган әзерлек курсларыннан соң, 1944 елның маенда сугышның үзенә, икенче Белоруссия фронтына алып китәләр. Әмма...