Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Су астында калган татар авылыннан куркыныч ВИДЕО пәйда булды

Төмән өлкәсендә урнашкан Тугыз авылы инде берничә көн су эчендә утыра. Шул ук хәлдә Казанлы авылы. Кешеләр этләр-мәчеләре белән бергә түбәләрдә, чормаларда яши. Зыян күрүчеләргә интернетта акча җыя башладылар. Тугыз һәм Казанлыда яшәүче халык әлегә вакытлыча яшәп тору пунктларына күчерелгән. Барлык мал-мөлкәтләре, йортлары, каралты-куралары су астында калу сәбәпле, аларга тиз...

Төмән өлкәсендә урнашкан Тугыз авылы инде берничә көн су эчендә утыра. Шул ук хәлдә Казанлы авылы. Кешеләр этләр-мәчеләре белән бергә түбәләрдә, чормаларда яши. Зыян күрүчеләргә интернетта акча җыя башладылар.

Тугыз һәм Казанлыда яшәүче халык әлегә вакытлыча яшәп тору пунктларына күчерелгән. Барлык мал-мөлкәтләре, йортлары, каралты-куралары су астында калу сәбәпле, аларга тиз арада түбәндәге әйберләр кирәк:

- бозылмый торган ризыклар
- эчәр өчен чиста су (бутылкаларда)
- кием-салым (төрле яшьтәге кешеләр, шул исәптән балалар өчен)
- урын-җир кирәк яраклары, юрган-мендәрләр, сөлге-тастымаллар (кулланылышта булган да ярый, тик чиста булсыннар).
- финанс ярдәм
Гуманитар ярдәм җыю пунктлары Казанда оештырылды:
1. "Ярдәм" мәчетендә . Адресы - Казан, Серов урамы, 4а йорт. телефон - 223-03-59.
2. Мәрҗәни мәчете. Казан, Каюм Насыйри урамы, 17 йорт. телефон - 2933686
3. Иман нуры мәчете. Казан, Нагорный бистәсе, Дорожная урамы, 32 йорт. телефон - 8 (919) 647-58-06.
Акчалата ярдәмне җыю өчен тугызлылар авылларындагы иң хөрмәтле һәм гадел кешеләрнең берсе булган Зарипов Йусуф әфәндене билгеләгәннәр.
Аның Сбербанк картасының номеры - 639002679010167017, Зарипов Йусуф Айтмухаметович. Теләсә кайсы Сбербанк бүлекчәсеннән яисә банкоматтан шушы номерга акча сала аласыз.
Аның телефоны +7 982 133 26 20

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев