Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Гармунчы сугыш ветераны Нәбиулла абый янында

Айдар авылында яшәүче Нәбиулла Фәтхуллин бүген якыннары тәрбиясендә тыныч картлык кичерә. "Үземнең туган нигеземдә, улым Илдар, киленем Гүзәл, оныкларым янәшәсендә яшәвем белән бәхетлемен", - ди ветеран. Сугышка ул 1943 елның ноябрь аенда алына. Алты айга сузылган әзерлек курсларыннан соң, 1944 елның маенда сугышның үзенә, икенче Белоруссия фронтына алып китәләр. Әмма...

Айдар авылында яшәүче Нәбиулла Фәтхуллин бүген якыннары тәрбиясендә тыныч картлык кичерә. "Үземнең туган нигеземдә, улым Илдар, киленем Гүзәл, оныкларым янәшәсендә яшәвем белән бәхетлемен", - ди ветеран.

Сугышка ул 1943 елның ноябрь аенда алына. Алты айга сузылган әзерлек курсларыннан соң, 1944 елның маенда сугышның үзенә, икенче Белоруссия фронтына алып китәләр. Әмма аңа озак сугышырга туры килми. Шул елның июлендә, аягы бик каты яраланып, госпитальгә эләгә. Анда аны бер ел дәвалыйлар. Бүген дә аның яралары сыкрап, төннәрен йоклатмый икән.

Туган ягына кайткач, ул авылдаш кызы Әсмабикә белән тормыш кора. 9 бала тәрбияләп үстерәләр. Нәбиулла абый гомер буе хезмәттә була. Балта остасы буларак, күп кенә авылдашларын йорт-куралы итә. "Кулга тотып эшләмәгән эш калмады, авылдашларның тешенә тикле алдым", - ди ул.

Әле дә ветеран кулына тальян гармун ала. Балачакта, яшьлегендә уйнаган көйләр Нәбиулла абыйның бүген дә исендә. Күзләре күрмәсә дә, куллары гармун телләре буйлап йөгерә.

Гармунда уйнарга өйрәнергә теләгән малайга күрше абыйсы үз гармунын биреп тора. Сабыр, көчле ихтыярлы Нәбиулла абый үз теләгенә ирешә. Егетләрне, гармун уйнап, армия сафларына озата, соңрак авылдашларын гармун моңы белән сугышка озатып кала. 6 ел инде Нәбиулла абый берни күрми, якыннары ярдәмендә генә хәрәкәтләнә.

Ветеран райондашыбызга Россия Федерациясе Президентының Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турындагы Указы нигезендә Теләче авылында төзелгән бер фатирлы яңа йортның ачкычы тапшырылды.

Туган илебезгә Җиңү яулаган ветеранның бүген 13 оныгы, 12 оныкчыгы бар. Якыннарының кайгыртучанлыгын, җылы карашын тоеп яшәгән ветеран бүгенге тыныч, мул тормышка шөкер итә. Ачлыкны, юклыкны күреп тормыш иткән Нәбиулла абый, хезмәтне яратыгыз, кулыгыз һөнәр белсен дип, оныклары белән тормыш тәҗрибәсе уртаклаша. Нәбиулла абыйның якыннарына кирәк булып яшәвенә сөенеп кайттым Айдар авылыннан.

Эльмира Әхмәтҗанова

Илнар Ханипов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев