Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“Хәбәрсез югалганнар” да табыла...

Быел Бөек Ватан сугышы төгәлләнгәнгә 71 ел була. Шул кадәр вакыт үтсә дә, сугышка китеп хәбәрсез югалганнар, үз туганнарының каберләрен белмәүчеләр, аларны һаман да эзләүчеләр бихисап. "Хәтер китабы"нда сугышта һәлак булганнарның исемлеге кара хәрефләр белән язылган. Берничә томда чыккан бу китаплардан һәркем үз туганын, ирен, улын эзли. Теләчедә яшәүче Әлфинур...

Быел Бөек Ватан сугышы төгәлләнгәнгә 71 ел була. Шул кадәр вакыт үтсә дә, сугышка китеп хәбәрсез югалганнар, үз туганнарының каберләрен белмәүчеләр, аларны һаман да эзләүчеләр бихисап. "Хәтер китабы"нда сугышта һәлак булганнарның исемлеге кара хәрефләр белән язылган. Берничә томда чыккан бу китаплардан һәркем үз туганын, ирен, улын эзли. Теләчедә яшәүче Әлфинур Заһирова да әнисенең 1914 елда туган абыйсын эзли. Сугышта хәбәрсез югала ул.

- Әле әниебез исән-сау. Ул исән вакытта Габдрахман абыйсының кайда сугышканлыгын һәм кай тарафларда җирләнгәнен беләсе иде. Әнинең сеңлесе сөйләгәнчә, абыйларының Ленинград тирәсендә сугышканлыгы гына билгеле. Аның исеме "Хәтер китабын"да да юк, - дип сөйли Әлфинур апа.

Әлфинур апа кебекләргә ярдәм кулы сузарга әзер торучылар аз түгел. Казанда эшләп килүче ирекле эзләү отряды шундыйлардан. Әлеге отряд белән Казан Кремленең Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы җитәкчесе Михаил Валерьевич Черепанов җитәкчелек итә. Музей җитәкчесе һәм эзләү эшләрендә ярдәм итүче "Параллакс" оешмасының финанс җитәкчесе Дмитрий Кузнецов 21 апрель көнне Теләченең туган якны өйрәнү музеена килде. Әлфинур апа да эзтабарларның районга килүләрен ишеткәч, аларга мөрәҗәгать итәргә булган. Шул ук көнне районга килгән төркем Әлфинур апага берникадәр мәгълүмат та җиткерә алды.

- Абыегыз сугыш ахырына кадәр Ватан өчен көрәшкән. Без Казаннан алган мәгълүматлар буенча, ул 1945 елның маенда вафат булган. Тулырак мәгълүматны мин сезгә соңрак җиткерермен , - диде Михаил Черепанов.

Әлеге төркем Телә-че районыннан хәбәрсез югалган 38 райондашыбызның исемлеген алып килгән иде.

- Бәлки аларның туганнары исәндер, авыл җирлекләренә бу исемлекләр таратылачак. Моңа кадәр без "Хәтер китабы" белән мәшгуль будык. Хәзер хәбәрсез югалганнарны эзлибез. Аларның туганнарына кайда вафат булганлыкларын җиткерү дә зур эш. Алар ничек фронтка киткән булса, шулай югалган да. Республика буенча хәбәрсез югалганнарның саны 180 мең, - ди музей җитәкчесе.

Иң мөһиме - отряд вәкилләре исән булган ветераннарга сугыш тәмамланып та, тапшырылмый калган бүләк кәгазьләрен (наградные документы) ияләренә җиткерү эше белән дә мәшгуль. Теләче районыннан әлеге бүләк Үзәк авылында яшәгән, кызганыч, инде вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Григорьевич Маловка бирелгән булган. Михаил Черепанов III дәрәҗәдәге «Дан ордены» таныклыгын Үзәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котниковка тапшырып, бүләкне ветеранның туганнарына тапшырылуын сорады.

Теләче районы туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Әлфия Белалова оештырган бу чара дәвамлы булыр дигән өмет бар. Чөнки районга килгән әлеге игелекле кешеләр хәбәрсез югалган райондашларыбызны эзләү эшен дәвам итә. "Йөрәк хәтере" исеме белән эшләп килүче проект бик күпләргә ярдәм иткән инде.

Лилия Шәйхиева.

Илнар Ханипов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев