6 декабрь 2021 яңалыклары
-
Алдагы өч ай эчендә Татарстанга ковидка каршы назаль вакцина кайтартылачак
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры билгеләп үткәнчә, республикада коронавируска каршы 600 мең доза вакцина бар, шуларның 80%ы - «Спутник V».
-
Үлем белән көрәште, яки инвалидлык – хөкем карары түгел
Теләче – көрәшчеләр төбәге. Бу – кире каккысыз аксиома. Шул ук вакытта республиканың иң кечкенә районнарының берсендә дөньякүләм уңышларга ирешкән спортчылары булган, ләкин даны күпмедер дәрәҗәдә көрәшчеләр күләгәсендә калып килгән тагын бер спорт төре үз уңышлары белән мактана ала: армрестлинг (кул көрәше).
-
Райондашыбыз 50 мең сум акча җиңгән
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы ай саен «ТӘЭСИР» татарча видеороликлар бәйгесен оештыра.
-
"Теләче"гә ташламалы бәядән язылып була!
Нибары 735 сум! Ташламалы бәядән «Теләче»га языл да бозау от!
-
"Василек" хореография коллективының чираттагы җиңүләре
"Василек" хореография коллективы Республика фестиваль-конкурсында катнашты.
-
Игътибар: «Кар чанасы» операциясе
Табигатьтә кыш. Алда безне карлы-буранлы да, салкын җилле дә, шул ук вакытта кояшлы аяз көннәр белән аралашкан вакыт аралыгы көтә. Бу вакытта кайбер шәхесләр өчен кышкы урман-кырларга ауга йөрү чоры башлана. Ә аерым бер төркем кешеләр бу вакытта актив ял итүнең бер төре итеп кардан йөрүче махсус техника «кар чанасы» (снегоход) белән табигатькә хозурланып йөрүне өстен күрәләр һәм бу төр техникадан файдаланалар.
-
Халыкара инвалидлар декадасында пенсия һәм пособие төрләре турында
3нче декабрь – Халыкара инвалидлар көнендә барлык игътибар физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына һәм аларның хокукларын яклауга юнәлдерелә. Бу көн безнең арабызда чит кешеләр ярдәменә мохтаҗ гражданнар булуын һәм аларга җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтергә кирәклекне кабат искәртә.
-
Яшь көрәшчеләребез чираттагы ярышларда катнашып кайтты
5 декабрь көнне Лаеш районында 2004-2007 елгы, 2008 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында "КМИЗ"АҖ призларына ачык шәхси-команда ярышлары булып узды.