Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

"Рубин" үз кырында "Оренбург" командасын җиңә алмады

"Рубин" Россия чемпионатының 19 нчы турында Казанның Үзәк стадионында "Оренбург" командасы белән очрашты. Уен 0:0 исәбенә төгәлләнде. Исегездә булса, ил чемпионатының иң югары дивизионында - премьер-лигада тәүге сезонын уздыруы "Оренбург" командасына каршы беренче әйләнештәге Оренбургта узган уен да тигез исәпкә (1:1) төгәлләнгән иде. Бүгенге уенда командаларның гол кертерлек мөмкинлекләре күп...

"Рубин" Россия чемпионатының 19 нчы турында Казанның Үзәк стадионында "Оренбург" командасы белән очрашты. Уен 0:0 исәбенә төгәлләнде.

Исегездә булса, ил чемпионатының иң югары дивизионында - премьер-лигада тәүге сезонын уздыруы "Оренбург" командасына каршы беренче әйләнештәге Оренбургта узган уен да тигез исәпкә (1:1) төгәлләнгән иде. Бүгенге уенда командаларның гол кертерлек мөмкинлекләре күп булмаса да, азактан "Рубин" җиңүгә якынрак иде. Шулай да кунаклар мәйдан хуҗаларының һөҗүмнәренә каршы тора алды - 0:0.

27 очко туплаган "Рубин" әлегә 9 нчы урында бара. Шунысы игътибарга лаек: сезонның язгы өлешендә 3 матч уздырган "Рубин" командасыүз капкасына гол керттергәне юк әле.

18 мартта "Рубин" Екатеринбургта "Урал" командасы белән очраша. Бу - 5 апрельдә, шунда ук узачак Россия кубогының ярымфиналы алдыннан көндәшне өйрәнү дә булачак.

Футбол. Россия чемпионаты. 19 нчы тур. "Рубин" (Казан) - "Оренбург" (Оренбург) - 0:0.

"Рубин"ның составы: Рыжиков (к), Бауэр, Самбрано, Бурлак, Нәбиуллин, Камболов (Цакташ, 65), Мвила, Ткачук (Карадениз, 67), Җамалетдинов, Канунников, Жонатас.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев