Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

"Ак Барс" хоккейчылары Омскида "Авангард" командасын икенче уенда да отты

Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы Көнчыгыш конференциясе 1/2 финал раундында Омскида "Авангард" командасын отты - 2:0. Бу Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләренең сериядәге икенче уңышы булды. Уенның беренче периоды кискен һөҗүмнәргә бай булмады. Ә менә икенче периодта "Ак Барс" хоккейчылары берничә мәртәбә гол кертү мөмкинлеген кулдан ычкындырды. Боз хуҗалары да...

Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы Көнчыгыш конференциясе 1/2 финал раундында Омскида "Авангард" командасын отты - 2:0. Бу Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләренең сериядәге икенче уңышы булды.

Уенның беренче периоды кискен һөҗүмнәргә бай булмады. Ә менә икенче периодта "Ак Барс" хоккейчылары берничә мәртәбә гол кертү мөмкинлеген кулдан ычкындырды. Боз хуҗалары да берничә тапкыр күплектә уйнап, нәтиҗәгә ирешә алмады. Бу урында ике капкачының да нәтиҗәле уйнавын билгеләп үтү дөрес булыр. "Авангард" капкачысы Доминик Фурх "Ак Барс" һөҗүмчеләре Денис Голубев һәм Фёдор Малыхинның шәп мөмкинлекләрен юкка чыгарса, Эмиль Гарипов күплектә уйнаган хуҗаларга гол кертү мөмкинлеге калдырмады.

Өченче период азагында "Ак Барс", ниһаять, уңышка иреште. Гол авторы - Фёдор Малыхин. Боз хуҗаларының капкачыны алтынчы уенчыга алмаштыруы үзләре түгел, "Ак Барс" файдасына булды - Михал Йордан буш капкага гол кертте.

Хәзер дүрт җиңүгә кадәр дәвам итәчәк серия Казанга әйләнеп кайта - көндәшләр 13 һәм 15 мартта "Татнефть Арена" бозында очраша. Гомуми исәп әлегә "Ак Барс" файдасына - 2:0.

Хоккей. Гагарин кубогы. Көнчыгыш конференция. 1/2 финал раунды. 2 нче матч. "Авангард" (Омск) - "Ак Барс" (Казан) - 0:2 (0:0, 0:0, 0:2).

0:1 Малыхин (Азеведо, Ткачёв, 56:39, күплектә),
0:2 Йордан (59:29, буш капкага),
Капкачылар: Фурх - Гарипов.
Сериядә исәп: 0 - 2 (1:2 ОТ, 0:2).

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X