12 декабрь 2016 яңалыклары
-
2017 елда Резерв фонды тулысынча бушаячак - Татьяна Голикова
Россия Хисап палатасы рәисе Татьяна Голикова "Огонёк" журналына биргән интервьюсында Резерв фондының 2017 елда тулысынча бушап калачагы һәм хакимияттәгеләрнең Милли муллык фонды акчаларын файдалана башлаячагы турында белдергән. "Шунысы куанычлы: бюджет чыгымнарын финанслау өчен резерв акчаны азрак файдаланачаклар: 2019 елда - 140 млрд сум (2017 елда - 1,8 трлн сум)", -...
-
Казанда туй кортежында баручылар пистолеттан атышканнар
Казан үзәгендә туй кортежында баручылар атыш оештырган, дип хәбәр итә "Эфир-24". Тәртип сакчылары шәһәр үзәгендә кортежны туктатып, пистолеттан аткан кешене тоткарлаганнар. Гаепләнүче шатлыктан һавага гына аттым дип сөйләгән. Тик әлеге аклану аны гаебеннән азат итмәгән. Тәртип сакчылары аның травматик пистолетын алып, полиция бүлегенә алып киткәннәр. Шәһри Казан
-
Раковина, ваннадан су китми башласа сала торган махсус сыеклыкны үзебез ясыйбыз (КИҢӘШ)
Раковина, ваннадан су акрынрак китә башласа, кибеттән сатып алынган махсус сыеклык салырга күнеккәнбез. Әгәр дә ул кул астында булмаса, нишләргә? Аны үзебезгә әзерләргә кала. Безгә яртышар стакан сода, аш серкәсе һәм бер кәстрүл кайнар су кирәк була. Башта су агып китә торган урынга сода сибәбез. Аның өстенә аш серкәсе агызабыз....
-
10 - 11 декабрь көннәрендә Тольятти шәһәрендә узган көрәш буенча Россия чемпионатында Теләче районы көрәшчеләре дә чемпион булды
10-11 декабрьдә Тольятти шәһәрендә ир-атлар арасында көрәш буенча Россия чемпионаты узды. Татарстан көрәшчеләре кабат үзләренең илдә иң көчле команда булуын раслады. Дөрес, оештыручылар быел да җиңүче команданы ачыклап тормады. Шулай да кайсы төбәк көрәшчеләренең беренче урынны яулавын чамалавы кыен түгел. Intertat.ru рәсми булмаган команда беренчелегенең җиңүчесе буларак Татарстан көрәшчеләрен атый....
-
Баш мие эшчәнлеген яхшырта торган азык-төлекләр ИСЕМЛЕГЕ
Аларны көн саен күрсәтелгән күләмдә кулланырга кирәк. Эремчек (көненә 100 грамм) Солы лачаулары (3 аш кашыгы) Банан (бер данә) Манго (100 грамм) Әфлисун (бер данә) Кабак орлыгы (1 аш кашыгы) Әстерхан чикләвеге (бер уч) Шәһри Казан
-
10 декабрь көнне безнең районнан яшь спортчылар Кукмарада узган “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол ярышларында катнашып кайтты
10 декабрь көнне Кукмарада 1999 нчы елгы һәм яшьрәк укучылар арасында "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты кысаларында баскетбол буенча зона этабы ярышлары булып узды. Ярышта безнең районнан Үзәк мәктәбе егетләре һәм Теләче мәктәбе кызлары җыелма командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча, районыбызның ике җыелма командасы да 4 нче урынга лаек булды.
-
10 декабрь көнне “Олимп” яшьләр үзәге башкарма комитетның яшьләр эше һәм спорт бүлеге белән берлектә авыл җирлекләрендә яшәүче 18-30 яшьлек активистлар белән түгәрәк өстәл уздырды
10 декабрь көнне "Олимп" яшьләр үзәге башкарма комитетның яшьләр эше һәм спорт бүлеге белән берлектә "Батыр"спорт комплексында авыл җирлекләрендә яшәүче 18-30 яшьлек активистлар белән түгәрәк өстәл уздырды. Түгәрәк өстәлдә район прокуроры Р. Сөнгәтуллин, район полиция бүлеге җитәкчесе А. Хәйретдинов, район башлыгы урынбасары А. Фәтхуллин, "Форпост" төркеме җитәкчесе Н. Сәләхов, мәдәният...
-
9 декабрь көнне “Олимп” яшьләр үзәге “Җиңү волонтерлары” белән берлектә Теләче үзәгендә “Ватан геройлары көне” акциясе үткәрде
9 декабрь көнне "Олимп" яшьләр үзәге "Җиңү волонтерлары" белән берлектә Теләче үзәгендә "Ватан геройлары көне" дип исемләнгән Рәсәйкүләм акция үткәрде. Акциянең максаты - кешеләргә Муса Җәлил хакында сөйләү, биографиясе белән таныштыру. Урамнан үтеп йөрүчеләрдә әлеге чара уңай тәэсир калдырды, хәтта кайберләре М.Җәлил шигырьләрен дә сөйләп үтте. Безнең буын әлеге каһарманнар...
-
10 декабрь көнне “Батыр” спорт комплексында мини-футбол буенча 2000-2003 елгы кызлар арасында район беренчелеге уздырылды
10 декабрь көнне "Батыр" спорт комплексында мини-футбол буенча 2000-2003 елгы кызлар арасында район беренчелеге уздырылды. Ярышта 7 команда катнашты. Җиңүче командалар түбәндәгечә: 1 урын: Теләче мәктәбе 2 урын: Үзәк мәктәбе 3 урын: Шәдке мәктәбе
-
Бүген, 12 декабрь көнне, Теләчедә гражданнарны кабул итү оештырыла (кабул итү урыны һәм вакыты турында әлеге хәбәрдә язылган)
Бүген, 12нче декабрдә, Россия Федерациясе Президенты боерыгы нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында гражданнарны кабул итү көне була. Кабул итү адресы: Теләче авылы, Ленин урамы, 46нчы йорт, 12.00-20.00 сәгатьләрдә.
-
12 декабрь – Россия Конституциясе көне. Бәйрәм белән!
Хөрмәтле райондашлар! Сезне иң төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан ихлас котлыйбыз. Конституция - иң югары юридик көчкә ия иң мөһим документ. Төп Законыбыз күпмилләтле Федерациянең ныгуында, илебезнең сәяси-икътисадый тотрыклыгын тәэмин итүдә, дәүләт идарәсен һәм җирле үзидарә институтының ныгуы өчен ныклы нигез барлыкка китерүдә хәлиткеч роль...