Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

2017 елда Резерв фонды тулысынча бушаячак - Татьяна Голикова

Россия Хисап палатасы рәисе Татьяна Голикова "Огонёк" журналына биргән интервьюсында Резерв фондының 2017 елда тулысынча бушап калачагы һәм хакимияттәгеләрнең Милли муллык фонды акчаларын файдалана башлаячагы турында белдергән. "Шунысы куанычлы: бюджет чыгымнарын финанслау өчен резерв акчаны азрак файдаланачаклар: 2019 елда - 140 млрд сум (2017 елда - 1,8 трлн сум)", -...

Россия Хисап палатасы рәисе Татьяна Голикова "Огонёк" журналына биргән интервьюсында Резерв фондының 2017 елда тулысынча бушап калачагы һәм хакимияттәгеләрнең Милли муллык фонды акчаларын файдалана башлаячагы турында белдергән.

"Шунысы куанычлы: бюджет чыгымнарын финанслау өчен резерв акчаны азрак файдаланачаклар: 2019 елда - 140 млрд сум (2017 елда - 1,8 трлн сум)", - дип Голикова сүзләрен китерә "Коммерсантъ".

Хисап палатасы башлыгы шулай ук Россия икътисадының хәзерге хәле турында аңлатма биргән. Аның сүзләренчә, килеп туган шартларга тулысынча яраклашу күзгә ташлана. "Әгәр инде үсеш яки алга таба түбән тәгәрәү турында сөйләсәк, биредә тенденция ахыргача аныкланмаган: җитештерүдә үсеш, тулаем эчке продукт, икътисад кебек өлкәләрдәге күрсәткечләр тирбәнешле динамика күрсәтә - бер айда түбән төшү, икенчесендә үсеш, аннары янә түбән тәгәрәү, янә үсеш булуын теркибез. Ләкин соңгысына таба беленер-беленмәс күчеш шәйләнә. 2017 ел көткәннәрне аклар дип өметләнәм", - дигән Татьяна Голикова.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев