Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

10 - 11 декабрь көннәрендә Тольятти шәһәрендә узган көрәш буенча Россия чемпионатында Теләче районы көрәшчеләре дә чемпион булды

10-11 декабрьдә Тольятти шәһәрендә ир-атлар арасында көрәш буенча Россия чемпионаты узды. Татарстан көрәшчеләре кабат үзләренең илдә иң көчле команда булуын раслады. Дөрес, оештыручылар быел да җиңүче команданы ачыклап тормады. Шулай да кайсы төбәк көрәшчеләренең беренче урынны яулавын чамалавы кыен түгел. Intertat.ru рәсми булмаган команда беренчелегенең җиңүчесе буларак Татарстан көрәшчеләрен атый....

10-11 декабрьдә Тольятти шәһәрендә ир-атлар арасында көрәш буенча Россия чемпионаты узды. Татарстан көрәшчеләре кабат үзләренең илдә иң көчле команда булуын раслады. Дөрес, оештыручылар быел да җиңүче команданы ачыклап тормады. Шулай да кайсы төбәк көрәшчеләренең беренче урынны яулавын чамалавы кыен түгел. Intertat.ru рәсми булмаган команда беренчелегенең җиңүчесе буларак Татарстан көрәшчеләрен атый.

Республика данын Тольяттида Илсур Гыймадетдинов (60 кг, Кукмара), Марат Кәримов (65 кг, Әлмәт), Азат Нурмөхәммәтов (70 кг, Яңа Савин районы), Рамил Синәкәев (75 кг, Әлмәт), Илдар Гыйниятуллин (80 кг, Теләче), Ренас Кәлимуллин (85 кг, Түбән Кама), Булат Мусин (90 кг, Яңа Савин районы), Ришат Гайнетдинов (100 кг, Минзәлә) һәм Фирдүс Зәйнуллин (авыр үлчәү, Яңа Савин районы) яклады.

Беренче көннең кискен көрәш нәтиҗәләреннән чыгып, Татарстан көрәшчеләренең, Марат Кәримов белән Рамил Синәкәевтан кала, барысының да финалга узуы билгеле булган иде. Маратны Башкортстан көрәшчесе отса, Рамил соңгы вакытта Татарстан көрәшчеләренә җитди каршылык күрсәтүче Төмәннән Игорь Волобуевка җиңелгән иде.

Россия чемпионатының финалларында 60, 70 һәм 85 килограммда - Татарстан-Башкортстан, 80дә Татарстан-Төмән, 90 килограмм белән авыр үлчәүдә Татарстан-Ульян каршылыгын күрдек. 100дә, алдан фаразланганча, Татарстан көрәшчесенә Мари Иленнән Муса Галләмов, ә авыр үлчәүдә Ульяннан Сергей Павлик каршы чыкты.


Шулай итеп, Татарстан көрәшчеләреннән Марат Кәримов кына (ул 4 нче урында) призерлар исемлегенә керә алмады. Чемпионнарыбыз дүртәү - Илсур Гыймадетдинов, Илдар Гыйниятуллин, Ренас Кәлимуллин һәм Булат Мусин. Көмеш медаль ияләре - Азат Нурмөхәммәтов, Ришат Гайнетдинов һәм Фирдүс Зәйнуллин. Ә Рамил Синәкәев үз авырлык үлчәвендә өченче урын яулады.

Фәрит САЛИХОВ

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев