Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

«Розалар» печеньесы — матур да, тәмле дә!

Камыр:

250 г эремчек
1 кап маргарин
2 йомырка сарысы
2 стакан он
1 аш кашыгы шикәр комы
ванилин

Крем:

2 йомырка агы
1 стакан шикәр комы

Эремчекне йомшартылган маргарин белән болгатырга. Аннан йомырка сарысы, шикәр комы, он, ванилин өстәп, камыр басарга.

Крем өчен башта йомырка агының үзен генә, ә аннары аз-азлап шикәр комы өсти-өсти, каты күбек барлыкка килгәнче тугларга.

Камырны 4 өлешкә бүлеп, овал рәвешендә (25*15 см) җәяргә. Җәемнәрне 2-3әр аш кашыгы крем ясарга.

Җәемнәрне рулет итеп төреп, 2,5-3 см калынлыкта кисәргә. «Розалар»ның кырыйларын матурлап ачып, кәгазь җәелгән табага тезәргә. 200 градуслы кызулыктагы духовкада алтынсу төскә кергәнче пешерергә.

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев