Кукмарада исерек шофер тоткарланган
Ир-ат медицина тикшеренүе узудан баш тарткан.
Район дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре "Лада Калина" машинасында исерек килеш хәрәкәт иткән 36 яшьлек Киров өлкәсе кешесен туктата. Тикшерү барышында аның элек тә административ җаваплылыкка тартылган булулы ачыкланган, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Ир-ат спиртлы эчемлекләр куллануга медицина тикшеренүе узудан баш тарткан. Хәзерге вакытта аңа карата җинаять эше ачылган. Россия Җинаятьләр кодексы нигезендә мондый гамәл өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев