Теләче Информ

20 февраль 2015 яңалыклары

  • 20 февраль 2015 - 08:27
    Бабаем батырлыгы
    1941нче елда илебезгә фашист гаскәрләре бәреп кергән. Ул вакытта Ватаныбызны сакларга бөтен халык бердәм булып күтәрелгән. Минем дәү бабам Шәрипҗан Зәкәрия улы Закаров та 1941 елда, сугышның беренче көннәреннән үк сугышка китә. Алмабикә әби, бабай сугышка киткәч бәби алып кайта. Шәрипҗан бабам Кара диңгездә хезмәт итә. Ул су юлы аша...
  • 20 февраль 2015 - 07:56
    Көрәшчеләр булдырды!
    13-14 февральдә Биектау районы Спорт сараенда "Ватаным Татарстан" газетасы тарафыннан герой-шагыйрь Муса Җәлил призына үткәрелүче татарча көрәш буенча традицион ярышлар булып узды. Илледән артык команда катнашкан ярышта безнең район командасы Әлмәт районы командасыннан азга гына калышып икенче урынны яулады. Өченче урында Биектау районы командасы. Шәхси беренчелектә 70 килограммга кадәр үлчәү...
  • 20 февраль 2015 - 07:50
    Безнең малайлар икенче
    17-18 февраль көннәрендә Теләче хоккей мәйданчыгында "Алтын алка" Кубогы призына 2000-2001 елларда туган малайлар арасында республика беренчелегенең зона туры булып узды. Турнирда Алексеевск, Арча, Тәтеш, Теләче, Кайбыч, Балтач, Аксубай, Тукай районнары командалары көч сынашты. Финалда өченче урын өчен Балтач командасы белән Кайбыч командасы, беренче урын өчен Теләче һәм Арча районы...
  • 20 февраль 2015 - 07:35
    Электрон гаризалар
    Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә: Интернетта uslugi.tatarstan.ru рәсми порталында «шәхси кабинет» аша төрле белгечләргә кабул итүгә языла һәм социаль ярдәм күрсәтү буенча сорауларыгызны хәл итә аласыз. Порталдан файдаланганда инструкциядә күрсәтелгән барлык адымнарны да эзлекле башкарырга киңәш итәбез. Икенче адым, ягъни гариза бирүгә җиткәч,...
  • 20 февраль 2015 - 07:25
    Созвездие-Йолдызлык 2015
    15 февраль көнне район мәдәният йортында Созвездие-Йолдызлык телевизион яшьләр фестиваленең район туры узды. 170 тән артык бала вокал-соло, конферанс, хореография һәм башка номинацияләрдә көч сынашты. Район күләмендә уңышлы чыгыш ясаучылар 23-24 март көннәрендә Биектауда узачак зона турында катнашачак.
  • 20 февраль 2015 - 07:01
    Халык ансамбле!
    Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан 2014 елның 19 нчы декабрендә чыгарылган 1343 номерлы фәрман нигезендә "Сударушка" рус фольклор ансамбленә (сәнгать җитәкчесе Әлфия Поташова) "Халык ансамбле" исеме бирелде. Котлыйбыз!
  • 20 февраль 2015 - 06:36
    Агроном, энергетик, химиклар кирәк…
    Уку елы тәмамланырга санаулы көннәр генә калып бара. Чыгарылыш сыйныф укучыларының да, ата-аналарның да башларында бер уй: «Кая барырга?», «Нинди һөнәр сайларга?».
Реклама