Теләче Информ

24 декабрь 2015 яңалыклары

  • 24 декабрь 2015 - 12:57
    "Сердәш" халык театрының җитәкчесе Фирдәвес Нәгыймова белән әңгәмә
    "Теләче" радиосында чыккан иң кызыклы тапшыруларыбызның берсе - Фирдәвес апа Нәгыймова белән әңгәмәнең язмасын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Фирдәвес апа Теләче мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Сердәш" халык театрының җитәкчесе, Гран при яулаган "Яра" спетаклен куюлары турында сөйли. Тапшыруны эфирга Алсу Җиһаншина әзерләде һәм алып барды.
    1751
    0
    0
  • 24 декабрь 2015 - 12:43
    "Теләче" газетасына язылучылар арасында грандиоз бәйге уздырылачак һәм башка яңалыклар
    Сезнең игътибарга "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәгенең баш редакторы урынбасары Рәфилә Шәмсетдинова белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Әлеге тапшыруда "Теләче" газетасының эшчәнлеге, 2016 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында булачак бәйге турында сүз бара, бик кызыклы әңгәмә. Тапшыруны Алсу Җиһаншина эфирга әзерләде һәм алып барды.
    1838
    0
    0
  • 24 декабрь 2015 - 12:21
    Вәхшилек
    Буген 24 декабрь көнне 15 сәгатьләр тирәсендә Теләченең Полевая урамында 22 йорт янында кара төстәге иномарка яшь көчегебезне бәрдереп китте, дип хәбәр итте безгә мобиль хәбәрчебез. Шул хәтле каты бәгырьле шоферга гаҗәпләндем, туктауны да кирәк санамады, этебез үлә алмый газап чигә, балабызга ничек аңлатасы булыр шундый каты йөрәкле кешенең эшен,...
    725
    0
    0
  • 24 декабрь 2015 - 12:04
    Күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр
    Шушы көннәрдә Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гыйниятуллин белән әлеге мәктәпнең инструктор-методисты Илшат Заһидуллин "Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Бүләкләрне ияләренә 19 декабрь көнне "Батыр" спорт комплексында РСФСРның спорт остасы, республикабызның атказанган төзүчесе Фоат Шәйдуллин призына үткәрелгән көрәш бәйгесен ачу тантанасында...
    724
    0
    0
  • 24 декабрь 2015 - 11:08
    Авылга яшьләр кирәк
    Авылда яшь буынның парта артыннан чыгу белән шәһәргә яшәргә талпына, югары белем, әйтик, педагог яки авыл хуҗалыгы белгечлеге буенча югары белем алгач та, шунда төпләнеп калуны җайлауларына күнегеп тә барабыз бугай инде. Әти-әниләр дә бер-ике дистә ел элек балаларын, көйләп җайлап булса да, авылда тоткарлап кала алган булса, бүген үзләре...
    1186
    0
    0
  • 24 декабрь 2015 - 10:19
    Чипсы, газлы су кебек продкутларга бәяләр кискен артырга мөмкин
    Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Михеев бер канун проекты әзерләп тапшырган. Ул зыянлы ризыклар - "кипкән бәрңге" (чипсы) һәм газлы суга акцизлар кертергә кирәк дигән фикерне алга сөрә. Канун проекты яклау тапса, 100 граммлы каптагы "бәрәңге"нең бәясе 12 сумга, ә 2 литрлы газлы суныкы - 30 сумга кыйммәтләнергә мөмкин. Акцизны...
    737
    0
    0
  • 24 декабрь 2015 - 10:07
    "Теләче" редакциясе хезмәткәрләре Миңнеханов кулыннан бүләк алды
    22 декабрь көнне Казан шәһәрендә ЮХИДИнең баш идарәсендә ел да журналистлар арасында уздырылучы «Ышаныч һәм иминлек» бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы булып узды. Татарстанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов кулыннан безнең хезмәттәшләребез дә Диплом һәм бүләкләр алу бәхетенә иреште. «Юллар сагында» номинациясендә Алсу Җиһаншина, «Социаль реклама» һәм «Юллар көндәлеге» номинацияләрендә Рәфилә...
    753
    0
    0
  • 24 декабрь 2015 - 08:08
    Игътибар: РФ Дәүләт Думасы депутаты 25 декабрь көнне Теләчедә халыкны кабул итәчәк
    25 декабрь көнне җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов кабул итә. Ул гражданнарны район хакимияте бинасында (Ленин урамы, 46 йорт) 14.00 сәгатьтән 15.45 сәгатькә кадәр кабул итәчәк. Белешмәләр өчен телефон: 21-0-37.
    647
    0
    0
  • 24 декабрь 2015 - 06:49
    Татарстанда яңа закон кабул ителде: авылларга ярдәм - 200 миллион сум
    Киләсе елдан башлап, Татарстанда шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны махсус закон яклаячак. Бүген Дәүләт Советы депутатлары шул турыдагы закон проектын икенче, өченче укылышларда кабул итте. Документ кысаларында 2016 елда Татарстанның крестьян-фермер хуҗалыкларына 200 миллион сум күләмендә финанс ярдәме бүленәчәк. Бу законны кабул итү юкка түгел, блигеле. Хәзерге вакытта Татарстан авылларында барлыгы 915...
    617
    0
    0
  • 24 декабрь 2015 - 06:35
    Татарстанны томан каплый, юлларда бозлавык саклана
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 24 декабрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Күпчелек районнарда юеш кар һәм яңгыр явачак. Республикада урыны белән томан төшү ихтималы бар. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Төнлә һәм иртән юлларда җиңелчә, урыны белән көчле бозлавык...
    547
    0
    0
  • 24 декабрь 2015 - 06:22
    22 декабрь көнне Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында "Юлларда сак бул" исемле чара узды
    22 декабрь көнне Безнең Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча тематик мероприятие үткәрелде. Ул "Юлларда сак бул" дигән теманы үз эченә алган иде.Балалар шигырьләр сөйләделәр, кагыйдәләрне исләренә төшерделәр, тизлеккә юл йөрү билгесен җыйдылар, машиналар турында күңелле бию биеделәр, светофор турында җыр җырладылар. Бәйрәмдә убырлы карчык һәм песи...
    889
    0
    0
  • 24 декабрь 2015 - 06:12
    Хезмәттәшебез Фәнил Нигъмәтҗановны ирешкән уңышлары белән Казанда тәбрикләделәр
    17 декабрь көнне Казан шәһәрендә «Корстон» күңел ачу үзәгендә ТР Икътисад министры Артем Здунов, республикакүләм бәйгедә җиңгән кече һәм урта эшмәкәрлекне яктыртучы журналистларны тәбрикләде. Җиңүчеләр арасында хезмәттәшебез - Фәнил Нигъмәтҗанов та бар. Хәбәрчебезне җиңүе белән ихлас котлап, иҗади уңышлар телибез!
    593
    0
    0
Реклама