29 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Максабаш авылыннан Рәхмәт Хаты
Быелның гыйнвар аенда балаларым, онык-оныкчыкларым минем яныма җыелып, 90 яшьлек юбилеемны билгеләп үткәрдек. Алар миңа рәхмәт сүзләре әйтеп, матур теләкләрен теләделәр, тәмле күчтәнәчләреннән бергә авыз иттек. Шулай ук Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Фәрит Равил улы Мәхмүтов та Казан шәһәренә хәтле килеп, мине юбилеем белән котлап бүләк-күчтәнәчләр тапшырды. Зур котлаулары...
-
23 гыйнвар кичендә Олы Мәтәскә авыл мәдәният йортында Миңнегөл апаның “Аның күңеле җылы язлар кебек” дип исемләнгән китабын тәкъдир итү кичәсе булды
Олы Мәтәскә авылына килен булып төшеп, шунда эшләп гомер иткән һәм шунда ук бакый дөньяга күчкән Миңнегөл Хуҗиәхмәтованың китабы чыгу уңаеннан үткәрелгән моңсу кичәдә авылдашлары тарафыннан әлеге сүзләр аз әйтелмәде. Моңа Миңнегөл апаның сәхнә түренә элеп куелган шат, мөлаем елмаюлы рәсеме һәм сәхнәдән яңгыраган аудио язмалары да тәэсир итми калмагандыр....
-
Теләче мәктәбендә иң күп макулатура җыючыга кәрәзле телефон бирделәр
Теләче урта мәктәбендә укучыларга экологик тәрбия бирү максатыннан, "Макулатура тапшырып - урманнарны саклап калыйк!" акциясе узды. Акция барышында иң күп кәгазь тапшыручы укучылар билгеләнеп, кыйммәтле бүләкләргә ия булды. 1 урында - 7-г сыйныф укучысы Николай Сергеев кәрәзле телефон белән, 2 урында - 4-в сыйныфы укучысы Азат Гозәеров планшет, 3 урында...
-
Мансур Минзариф улы Газизовны 70 яшьлек юбилее белән котладылар
23 гыйнвар көнне район хакимиятенең утырышлар залында булып узган "Эшлекле шимбә" киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән, бүген район ветераннар Советын җитәкләүче Мансур Минзариф улы Газизовны 70 яшьлек юбилее белән котлады һәм Мактау грамотасы тапшырды. Юбилярны шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары...
-
"АвтоВАЗ" Lada XRAY автомобиленең бәясен игълан итте (+видео)
Әлеге автомобильне серияле җитештерү 2015 елның 15 декабрендә башланган иде. Машина сатуга 14 февральдә чыгачак. "АвтоВАЗ" үзе җитештергән Lada XRAY автомобиленә бәяне 589 мең сум, дип билгеләде. Әлеге бәягә автомобильнең Optima комплектациялесен сатып алып булачак. Икенче төр - Comfort комплектациялесе 628 мең сум, ә Prestige - 698 мең сум торачак....
-
Грипп һәм Зика бизгәге уңаеннан аэропортларда тикшерү көчәйтелде
Татарстанның "Казан" һәм "Бигеш" аэропортларында, грипп һәм Зика бизгәге уңаеннан, республикага килүче гражданнарның сәламәтлеген тикшерү көчәйтелгән. - Йогышлы кискен тын юлы сезонлы авырулар һәм грипп белән чирләү очраклары арту сәбәпле, "Казан" һәм "Бигеш" аэропортларында Россия территориясенә керүче гражданнарның сәламәтлегенә карата игътибар көчәйтелде, - дип хәбәр итә Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе матбугат...
-
“Ел студенты-2015” җиңүчесе: Үзеңнән көчлерәк көндәшләр эзләргә кирәк
Автошәһәрдә яшәп, бөтен Татарстан күләмендә беренчелеккә ирешү һәркемнең көченнән килми. "Ел студенты-2015" Гран-приена ия булган, Икътисад, идарә һәм хокук институтының Чаллы филиалы студенты Диана Мамакова тормыш тәгәрмәчендә бертуктаусыз бөтерелә. Магистратураның II курсында юристлыкка укучы кыз белән аралашкач, чыннан да, аның әлеге җиңүгә лаек икәнлегенә инанасың. - Диана, Гран-при тапшырган вакытта,...