11 февраль 2016 яңалыклары
-
12 февраль көнне "Татмедия" газеталарга язылучылар арасында Айпад һәм башка кыйммәтле бүләкләр уйнатачак
12 февраль көнне 10.00 сәгатьтә "ТАТМЕДИА" акцонерлык җәмгыятендә "Язылган өчен айпад!" ("Айпад за подписку!") акциясе буенча бүләкләр уйнату булачак. 2016 елның 1нче яртыеллыгына "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте чыгаручы кимендә 3 басмага язылу турында квитанцияләр 2015 елның 1 ноябреннән 2016 елның 20 гынварына кадәр кабул ителде. Татарстанның төрле төбәкләреннән, Башкортстан, Чувашия, Чиләбе...
-
Җинаятьчелек югары булган районнар аталды. Теләче әлеге исемлектә бармы?
2015 ел Татарстанның эчке эшләр министрлыгы өчен шактый катлаулы булган. Шулай булуга да карамастан, полиция хезмәткәрләре елны шактый уңышлы тәмамлауга ирешкән. Бу турыда Дәүләт Советы депутатларына Татарстанның Эчке эшләр министры Артем Хохорин белдерде. Ул парламент вәкилләрен полиция хезмәткәрләренең 2015 елгы эшчәнлеге белән таныштырды. - Сезнең белән соңгы очрашуда мин республикада...
-
Теләче районы укытучылары РТ Дәүләт Советында булып кайттылар
Быел мәктәпләрдә парламент дәресләре 8-13 февраль көннәрендә үткәреләчәк. Дәреснең темасы - "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт". Бу дәресләрне үткәрәчәк укытучылар өчен РТ Дәүләт Советында "Ачык ишекләр көне" үткәрелде. Анда безнең районнан Алан урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Кыямова белән Иске Җөри урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Диләрә...
-
"Туган җирем - Теләче" концертлары дәвам итә
"Туган җирем - Теләче" сәнгать фестиваленең чираттагы концертлары 13 февральдә - Югары Кибәхуҗа, 14 февральдә - Шәтке, 15 февральдә - Олы Мишә, 17 февральдә - Үзәк авылы җирлеге үзешчәннәре тарафыннан күрсәтеләчәк. Концертлар район мәдәният йортында уза һәм 19.00 сәгатьтә башлана. Билет бәясе 100 сум.
-
13 февраль көнне республикакүләм чаңгы бәйрәмендә Теләчедә дә чаңгы ярышы узачак
14 февраль көнне республикабызда массакүләм "Татарстан чаңгы юллары" дип исемләнгән чаңгы ярышлары узачак. Әлегедәй зур спорт бәйрәмен безнең районда да үткәрү планлаштырыла. Ел да үткәрелеп килүче һәм күңелләргә бәйрәм рухы өстәүче ярыш Теләче чаңгы шуу базасында иртәнге сәгатьләрдә башланып китәчәк.
-
Узган атнада "Алан" ширкәтендә узган хисап җыелышыннан репортаж
Узган шимбәдә җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтендә узган хисап җыелышында бүләкләү тантанасында тиздән 55 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтәчәк савымчы Равилә Галиәхмәтованың күзләре яшьләнде. Рәхәтләнеп елады Равилә ханым. Хәтта ширкәт җитәкчесе Хәбир Фәсхетдиновка үзен: "Елама инде", - дип шелтәләп куярга да туры килде. Тантана да, беркадәр моңсулык та бар иде бу...
-
Россия туристлары утырган самолетка күктә ут капкан
Гадәттән тыш хәл самолет 5 чакрым чамасы биеклеккә күтәрелгәч килеп чыккан. Мәскәү вакыты белән төнге сәгать 3ләр тирәсендә Доминикан республикасы күгендә Россия туристлары утырган самолет һәлакәткә очрый язган - очкан вакытта очкычның двигателенә ут капкан. Очучылар бар булган һөнәри осталыкларын эшкә җигеп, самолетны төшереп утырта алган. Оренбург авиалиниясенең 554 нче...
-
10 февральдә Баландыш төп мәктәбендә Миннегали Сафин призына үткәрелгән көрәш ярышының нәтиҗәләре
2016 елның 10 февралендә Баландыш төп мәктәбе базасында Теләче балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе тарафыннан авыл хуҗалыгы атказанган механизаторы Миңнегали Сафин призына 2000 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча район беренчелеге үткәрелде. Ярышта барлыгы 100 дэн артык яшь көрәшче катнашты. Үз үлчәү авырлыкларында җиңүчеләр...