2-3 апрель көннәрендә Теләченең балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгенең баскетбол түгәрәгенә йөрүче балалары, Питрәчтә баскетбол буенча мәктәп укучылары арасында Бөтенрәсәй Спартакиадасы кысаларында узучы зона турында катнашып кайттылар. Ярыш 2002-2003 елда туган малайлар һәм кызлар арасында уздырылды. Барлыгы 8 команда катнашты: Арча, Балтач, Кукмара, Саба, Биектау, Питрәч, Теләче һәм Әтнә...