Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Валерий Чалый: "Алмашка чыккан уенчылар, кызганыч, булышмый"

Россия чемпионатының 22 неч турында Казанның "Рубин" футболчылары Мәскәүдә "Локомотив" командасына оттырды - 0:1. Әлеге җиңелүдән соң "Рубин" 10 нчы урынга урнашты. Тур әле төгәлләнмәде - Казан командасының 11 нче урынга тәгәрәү куркынычы да бар. Футбол. Россия чемпионаты. 22 нче тур. "Локомотив" (Мәскәү) - "Рубин" (Казан) - 1:0 (0:0). 1:0...

Россия чемпионатының 22 неч турында Казанның "Рубин" футболчылары Мәскәүдә "Локомотив" командасына оттырды - 0:1.

Әлеге җиңелүдән соң "Рубин" 10 нчы урынга урнашты. Тур әле төгәлләнмәде - Казан командасының 11 нче урынга тәгәрәү куркынычы да бар.

Футбол. Россия чемпионаты. 22 нче тур. "Локомотив" (Мәскәү) - "Рубин" (Казан) - 1:0 (0:0).

1:0 - Шкулетич, 84.


"Рубин"ның составы: Рыжиков, Камболов (Портнягин, 90), Бергстрем, Кверквелия, Нәбиуллин (Пилявский, 80), Цакташ, Оздоев, Ткачук, Устинов (Карадениз, 78), Девич, Канунников.


- Уен планлаштырылганча барды. Гол керттергән минутны исәпкә алмаганда, билгеле - диде "Рубин"ның баш тренеры Валерий Чалый. - "Локомотив" квалификацияле команда. Сакка басым ясап, каршы һөҗүм тактикасы буенча уйнарга планлаштырдык. Ткачукның гол кертергә мөмкинлеге булды, гол кертергә кирәк иде. Кызганыч, алмашка чыккан уенчылар булышмый. Ачыкларбыз.


- Ике яктагы сакчыларны алмаштыру ник кирәк иде?

- Нәбиуллин белән Устинов җәрәхәт белән уенга чыкты. Шуңа да чарасызлыктан аларны алмаштырырга туры килде. Менә шул гол керттерүгә китерде дә инде.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев