Теләче Информ

Керү тыелган кичүдә машина боз астына киткән. 3 кеше һәлак булган

Казан - Пермь автомобиль юлында килеп чыккан һәлакәт аркасында өч кешенең гомере өзелгән. Гадәттән тыш хәл бүген иртән булган. Нократ елгасы аша боз кичүендә Малмыж районы биләмәсендә "УАЗ-Фермер" машинасы боз астына китә. Бозга керү рөхсәт ителмәгән була. Боз кичүе инде 28 мартта ук ябылган була. Ләкин машина йөртүче юл билгеләрен...

Казан - Пермь автомобиль юлында килеп чыккан һәлакәт аркасында өч кешенең гомере өзелгән.

Гадәттән тыш хәл бүген иртән булган. Нократ елгасы аша боз кичүендә Малмыж районы биләмәсендә "УАЗ-Фермер" машинасы боз астына китә. Бозга керү рөхсәт ителмәгән була. Боз кичүе инде 28 мартта ук ябылган була. Ләкин машина йөртүче юл билгеләрен санга сукмый. Һәлакәт аркасында йөртүче үзе һәм аның ике пассажирының гомере өзелә.

Интертат

Фото: 43.mchs.gov.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: