Теләче Информ

28 апрель 2016 яңалыклары

  • 28 апрель 2016 - 10:55
    Баландыш төп мәктәбе укучыларының Габдулла Тукай турында язган инша һәм шигырьләре
    Яз җиттеме, без Тукай белән рухланып аңа табынып яши башлыйбыз. Табигый ки, чөнки аны безгә язлар алып килгән, язлар алып киткән. Үзенең әз генә ятим һәм бәхетсез гомерендә дә ул халыкчан, үлемсез һәм бәяләп бетергесез зур иҗатын калдырган. Шуңа да без аны олылап искә алып, бу көннәрдә мәйданнарга чыгабыз, һәйкәленә...
    6203
    0
    0
  • 28 апрель 2016 - 07:51
    Май бәйрәмнәрендә Казанда машина кую урыннары түләүсез булачак
    Казанның муниципаль парковалары май бәйрәмнәрендә түләүсез хезмәт күрсәтәчәк. Сүз гомуми кулланылышта булган җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында урнашкан машина кую урыннары турында бара. Шулай итеп, әлеге парковкаларда башкала халкы һәм аның кунаклары 1, 2 һәм 3 майда, шулай ук 8 һәм 9 майда автомобильләрен бушка калдырып тора ала. Интертат G M...
    610
    0
    0
  • 28 апрель 2016 - 07:25
    Булат Җиһаншин Нурлат кызы белән никах укыткан
    Булат Җиһаншин шәхси тормышы турында бөтен дөньяга сөйләргә яратмый, шулай да безнең белән уртаклашырга булды. "Март аенда сөйгән ярым Әлфирә белән никах укыттык. Тормыш иптәшем - Нурлат кызы, профессионал фотограф. Туйны җәй аена планлаштырабыз, Алла теләсә", - диде Булат Җиһаншин. Әлфирәне Булатның "Алмаштырмам сине беркемгә" җырына төшерелгән клибында күрергә мөмкин....
    1259
    0
    1
  • 28 апрель 2016 - 06:59
    Бүген көн дәвамында җилнең көчәюе көтелә
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 28 апрельдә, төньяк-көнчыгыштан искән җилнең көчәюе көтелә. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Көн дәвамында аязучан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми. Синоптиклар фаразлавынча, көндезге һава температурасы Татарстанда - 16, Казанда 15 градус җылы булачак. Интертат...
    617
    0
    0
  • 28 апрель 2016 - 06:53
    Арча районындагы һәлакәттә яшь егетнең гомере өзелгән
    Арча районындагы юл-транспорт һәлакәте кичә, 26 апрельдә 16:15 сәгатьтә булган. Һәлакәт Казан - Малмыж юлының 76 нчы чакрымында килеп чыккан. Югары тизлектә бара торган "Лада Ларгус" машинасы каршы як юлга чыгып, "Шевроле Авео" һәм "ВАЗ-2131" автомобильләре белән бәрелешә. "Лада Ларгус" машинасы белән 1959 елгы ир-ат идарә иткән. Һәлакәт аркасында аның...
    1135
    0
    0
  • 28 апрель 2016 - 06:27
    “РариТЭК” газ ягулыгына ишекләрен ачты
    Шушы көннәрдә "РариТЭК" компаниясенең җитештерү базасында Ачык ишекләр көне үтте. Транспорт чараларын газ ягулыгын күчерүгә багышланган очрашуда автранспорт предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Компаниянең эшчәнлеге белән танышу Россиядә беренчеләрдән булып төзелгән уку үзәгеннән башланды. Автомобильләрнең төрле модельләрен газ ягулыгына көйләү тәртибе белән таныштыручы стендлар, техник...
    785
    0
    0
Реклама