Теләче Информ

10 июнь 2016 яңалыклары

  • 10 июнь 2016 - 12:12
    Шигъри тәлгәшләр. Шагыйрә Дамира Миннебаева белән әңгәмә
    Хөрмәтле дуслар, сезнең игътибарга "Шигъри тәлгәшләр" тапшыруының чираттагы чыгарылышын тәкъдим итәбез. Әлеге чыгарылышта сез шагыйрә Дамира Миннебаева белән әңгәмә тыңлый аласыз. Дамира апа үзенең "Апрель кызы" исемле китабы турында сөйли, шигырьләрен укый. Бик матур әңгәмә. Әлеге тапшыру шушы көннәрдә "Теләче" радиосы дулкыннарында яңгырап үткән иде. Әңгәмәдәш - Алсу Җиһаншина
    1451
    0
    0
  • 10 июнь 2016 - 11:50
    Казан балыкчысын үтергән бертуганнар 34 елга хөкем ителде
    Казанда 38 яшьлек балыкчы Сергей Елесинны үтерүчеләрне хөкем иттеләр. Татарстан Югары суды бертуган Ситдыйковларга карата хөкем карары чыгарды. Алар РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2 нче бүлеге "ж" пункты буенча (төркем белән башкарылган үтерү) гаепле дип табылды. Моннан тыш, Фәнис Ситдыйковның Җинаять кодексының 167 нче маддәсе 1 нче бүлеге...
    490
    0
    0
  • 10 июнь 2016 - 08:51
    Чирмешән районында һәлакәттә яшь кызның гомере өзелгән
    Юл-транспорт һәлакәте кичә, 9 июньдә, 14:20 сәгатьтә Азеево - Чирмешән - Шентала юлының 67 нче чакрымында килеп чыккан. Чирмешән районындагы әлеге һәлакәт аркасында 1992 елгы кызның гомере өзелгән. Татарстан ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, "Лада Гранта" автомобиле белән идарә итүче хатын-кыз, беренчел фаразлар буенча, югары тизлектә җилдергән, каршы як хәрәкәт полосасына...
    496
    0
    0
  • 10 июнь 2016 - 08:42
    Казанга РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов килә
    Бүген, 10 июньдә, Казанга эш сәфәре белән РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов килә. Игорь Шуваловның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрүендә республиканың эконом-класслы берничә төзелеш объектында булуы планлаштырыла. Моннан тыш Игорь Шувалов "Федераль җир кишәрлекләрен торак төзелеше максатларында әйләнешкә кертү", "Чимал булмаган экспортка булышлык күрсәтү чаралары", "Кече һәм...
    524
    0
    0
  • 10 июнь 2016 - 08:21
    Артистлар футбол уйный: Айдар Галимов - капитан, Алсу Әбелханова - медсестра!
    Татар эстрадасы артистларының спортка, бигрәк тә футболга мөкиббән булуын беләбез. Җырчылар буш вакытлары булган саен үзара футбол уйнарга җыела. Ә күптән түгел Уфада зур футбол уены узды! Шәһәр үзәгендәге "Динамо" стадионында Уфа җырчыларына каршы Казан артистлары футбол уйнады. Казанлылар Уфага 8 кешелек аз санлы состав белән барган. Аның да берсе...
    898
    0
    0
  • 10 июнь 2016 - 06:08
    9 июнь көнне Теләчедә "Авыр иктисадый шартларда инвестицион партнерлыкны үстерү" дигән темага эшлекле сөйләшү узды
    9 июнь көнне "Туган авыл" күңел ачу комплексында "Авыр иктисадый шартларда инвестицион партнерлыкны үстерү" дигән темага түгәрәк өстәл артында эшлекле сөйләшү узды. Әлеге чарада Арча, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Балык Бистәсе, Питрәч һәм Теләче районы сәнәгать мәйданчыклары җитәкчеләре һәм резидентлары катнашты. Татарстан Республикасының кече һәм урта эшмәкәрлек предприятияләре ассоциациясе вәкилләре дә...
    285
    0
    0
Реклама