15 июнь 2016 яңалыклары
-
15 июнь 2016 - 12:42"Теләче" газетасына язылырга ашыгыгыз!Хөрмәтле райондашлар! Узган абүнәгә "Теләче" газетасының санаулы саннары гына киләсе калды. Ә киләсе яртыеллык өчен 20 июньгә кадәр генә язылырга мөмкин. Вакытны кулдан ычкындырмыйк, хат ташучыларны бүгеннән күрик, газетага язылырга ашыгыйк.
-
15 июнь 2016 - 12:35Республика күләм үткәрелгән "ЭкоЯз" конкурсында җиңүчеләр арасында Теләче авылыннан Мортазиннар гаиләсе дә барКүптән түгел ТР Экология һәм табигый ресурсларны саклау министрлыгы чисталык ике айлыгы уңаеннан үткәрелгән "ЭкоЯз" дип исемләнгән конкурска нәтиҗә ясады. Исегезгә төшерәбез, традицион чисталык ике айлыгы республикада, шул исәптән районыбызда, апрель, май айларында үткәрелде. Җиңүчеләр арасында районыбызның Шәтке урта мәктәбе, җаваплылыгы чикләнгән "Мишә" ширкәте һәм Теләче авылында яшәүче Мортазиннар гаиләсе...
-
15 июнь 2016 - 12:28Рамазан шәриф - изге гамәлләр ае10 июнь "Хәкимова" шәхси предприятиесенә караган "Маяк" кафесына җирле мөэмин-мөселманнар җыйналды. Елдагыча, Ураза тотучы дин кардәшләребезне ифтар мәҗлесенә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм ифтар табынының химаячысы Хәмит Хәкимов дәште. Хәмит Габделхәй улы өчен бу көн икеләтә куанычлы көн иде. Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов аны туган көне белән котлап,...
-
15 июнь 2016 - 12:07ГТО: таләпләр югары, әмма үтәрлек12 июнь көнне илебез җәмәгатьчелеге Россия көнен билгеләп үтте. Шушы уңайдан, ике куанычны бер итеп, райондашларыбыз Теләче болынындагы стадионда ГТО нормалары тапшырды. Чараны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов мәйданга килүчеләрне илкүләм бәйрәм белән котлап, ГТО таләпләрен уңышлы башкарып чыгуларын теләде. Райондашларыбыз үзләрен формада булуларын күрсәтте, әлеге мизгелләр истә...
-
15 июнь 2016 - 11:38Татарстанда хәбәрсез югалган 16 яшьлек кызны эзлиләрКазанның "Япеев" полиция бүлеге хезмәткәрләре хәбәрсез югалган 16 яшьлек Анна Журавлеваны эзли. 2014 елның ноябрь уртасында Ижауда яшәүче Анна өеннән чыгып китә һәм хәзергә кадәр аның кайдалыгы билгесез. Соңгы тапкыр аны Казанда күргәннәр. Кайбер мәгълүматлар буенча, кыз Казанга очраклы машиналарга утырып - автостоп ярдәмендә килгән. Хокук сагындагылар аның шул рәвешле...
-
15 июнь 2016 - 11:30Рөстәм Миңнеханов Германиягә эш сәфәре кылаКичә, 14 июльдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германия Федератив Республикасына эш сәфәре белән китте. бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерде. Ике көнлек визит кысаларында Рөстәм Миңнеханов Хасфурт шәһәренә барачак, анда ул "DLG басу көннәрендә" (немец авыл хуҗалыгы бергәлеге) авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашачак. Быел чараның төп тематикасы - авыл хуҗалыгында...
-
15 июнь 2016 - 11:24Әлмәттә 11 яшьлек малай асылынганӘлмәттә бер малай әти-әнисе туган көненә велосипед бүләк итмәгән өчен асылынган. Бүген төнлә 11 яшьлек Вадим Р. туган көненә 4 сәгать вакыт калгач, үз-үзенә кул салган. Бала әти-әнисеннән искесе урынына яңа велосипед сораган булган, әмма өлкәннәр каршы төшкән. Вадим үзенең бүлмәсендә асылынган. Аның гәүдәсенә 23.50 сәгатьтә тап булалар. Хәзер уздырылучы...
-
15 июнь 2016 - 11:16Россия хөкүмәте яшәү минимумын 9776 сумга җиткердеРФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев шул хактагы карарны имзалады. Хөкүмәт башлыгы карары нигезендә, Россиядә 2016 елның беренче кварталында кеше башына туры килгән яшәү минимумы 9776 сум тәшкил итә. Хезмәткә сәләтлеләр өчен яшәү минимумы - 10524, пенсионерлар өчен - 8025, балаларга - 9677 сумга җиткерелде. Яшәү минимумының күләме халыкның ятормыш дәрәҗәсен...
-
15 июнь 2016 - 11:06Татарстанда 1 июльдән газга бәя артачагы билгеле булдыБу хакта Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә. Комитетның 10 июньдә чыккан карарында Татарстан Республикасында халыкка сатыла торган табигый газга берәмтекләп сату бәяләре раслануы хакында әйтелә. Шулай итеп, 2016 елның 1 июленнән башлап ул куб метр өчен 5,27 сум (НДСны исәпкә алып) булачак. Арту күләме - 2,13 %....
-
15 июнь 2016 - 10:54Балалар бакчасы һәм мәктәпләр хәләл ризык белән тәэмин ителә башлыйҖитештерелгән хәләл продукциянең кайсы мәктәп һәм балалар бакчасына китерелүен әти-әниләр, белем бирү оешмасы җитәкчеләре хәл итәчәк. Әлеге яңалык Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Хәләл" стандарты комитеты таныклыгы алгач билгеле булды.Нәкъ менә әлеге департамент мәктәп һәм бакчалар өчен ярымфабрикатлар әзерли. Хәләл продукцияне атнага бер тапкыр -...
-
15 июнь 2016 - 05:34Ураза һәм Корбан бәйрәменең көннәре билгеле булдыБыел Татарстан халкы Ураза бәйрәмен 5 июльдә билгеләп үтәчәк. Ә Корбан бәйрәме 12 сентябрьгә туры килә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы укзаы бастырылып чыкты. "Татарстан Республикасында ай календаре һәм гореф-гадәтләр буенча 5 июль - Ураза бәйрәме, 12 сентябрь Корбан бәйрәме башланган көн", - диелә документта. Указ бастырылган көненнән көченә...