Күптән түгел ТР Экология һәм табигый ресурсларны саклау министрлыгы чисталык ике айлыгы уңаеннан үткәрелгән "ЭкоЯз" дип исемләнгән конкурска нәтиҗә ясады.
Исегезгә төшерәбез, традицион чисталык ике айлыгы республикада, шул исәптән районыбызда, апрель, май айларында үткәрелде.
Җиңүчеләр арасында районыбызның Шәтке урта мәктәбе, җаваплылыгы чикләнгән "Мишә" ширкәте һәм Теләче авылында яшәүче Мортазиннар гаиләсе...