"Бар эшне дә вакытында һәм карусыз башкара, кешеләргә ярдәмчел дә", - ди авылдашлары җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте шоферы Динар Гайнуллин турында. Быелгы уракта ул "КамАЗ" автомобиле белән югары җитештерүчәнлеккә ирешеп эшләде. Җәен генә түгел, кышын да эш табылып кына тора аңа. Динар эш күплектән зарланмый, үз хезмәтен теләп, яратып башкара....