22 февраль 2017 яңалыклары
-
Олы Мәтәскә урта мәктәбендә белем бирү сыйфатын алдынгы технологияләр ярдәмендә күтәрү мәсьәләсе буенча районара фәнни-гамәли конференция үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бүген Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә 87 укучы белем ала. Аларга 26 педагог белем һәм тәрбия бирә. Спортта югары уңышларга ирешкән, республика күләмендә узган бәйгеләргдә җиңү яулаган Олы Мәтәскә урта мәктәбендә бүген, 22 февраль көнне семинар узды. Әтнә, Саба, Арча һәм Теләче районнарының мәктәпләре директорлары катнашында узган киңәшмәдә...
-
“Бер мизгелдә ике улларын югалттылар”. Мәтәскә борылышы янында булган юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан гаилә турында язма
Тәкъдиргә язылганнан узып булмый, диләр. Шулай булмаса, Казанда яшәүче Нурия һәм Шәйдулла Бикмөхәммәтовлар бер мизгелдә ике улларын югалтмас иде. 18 февраль көнне Бикмөхәммәтовлар, гаилә башлыгы Шәйдулла абый, хатыны Нурия апа, 29 яшьлек уллары Руслан, киленнәре Динара һәм 9 яшьлек төпчек уллары Рафаэль Сабага - җиңгиләренең юбилеена (Шәйдулланың абыйсы Закирҗанның хатыны)...
-
Сабадан Мәгъфүр Шәкүров: “56 яшемдә тәүге тапкыр әти булдым”
Бу дөньяны Ходай тигез итеп яраткан. Карадан соң ак, авырлыктан соң җиңеллек килә. Саба районы Мамалай авылында яшәүче Мәгъфүр абый Шәкүровның язмышы да упкын белән тау түбәсе кебек сикәлтәләрдән тора. Ул сөйләгәннәрне тыңлаганда күзгә яшь тыгыла: әле кызганудан, әле шатлыктан. "Балабыз булмады" 69 яшьлек Мәгъфүр абый бүген бәхетле тормыш кичерә:...
-
Илназ Ханафиев ни өчен рэп юнәлешен ташлап эстрадага күчкән? Бу һәм башка кызыклы фактлар турында җырчы белән әңгәмә
Автор башкаручы Илназ Хәнәфиевне күпләр рэп башкаручы ИльХан буларак белә. Моннан 6-7 ел элек ул фаҗигале төстә якты дөньядан киткән егетләргә багышлап җырлар иҗат итте, хәтта клиплар да төшерде. Аның иҗат җимешләре беркемне дә битараф калдырмады, һәркемнең күңеленә үтеп керде. Тик Илназ кинәт рэп юнәлешеннән эстрадага күчте. Җырчыны рэпны ташлап...
-
3 - 19 февраль көннәрендә Теләченең мәгариф өлкәсендә нинди яңалыклар булган? Безнең күзәтү
Фәнни конференциядә 3-6 февраль көннәрендә Казанда, Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы буларак, А.М. Терентьев исемендәге 23 нче Идел буе фәнни-экологик конференция булып үтте. Анда Шәтке һәм Олы Мишә урта мәктәпләре укучылары катнашты. Олы Мишә урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Хәбил Сәхәбиев призер булды. Әдәбиятны яхшы беләләр 11-13 февраль көннәрендә Казанда...
-
Теләче районының беренче башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Илдус Фатыйховичны юбилее белән тәбрикләү сүзләре
Хөрмәтле Илдус Фатихович! Бу дөньяда кем бәхетле? дип сорасалар, минем җавабым бер булыр иде. Кем үз туган телендә туганнары, якташлары, дуслары белән аралашып, газиз ата-бабасы җирен сөреп, туган ягының киләчәге белән яши - иң бәхетле кеше шул, дип беләм мин. Шуннан да зур бәхет юклыгын еллар узгач, чәчләргә чал кергәч...
-
27 февраль көнне ТР Дәүләт Советы депутаты Разия Садыкова Теләчедә гражданнарны кабул итәчәк
27 нче февраль көнне Татрстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разия Габделәхәт кызы Садыкова тарафыннан шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итү оештырыла. Кабул итү Теләче авылы Гоголь урамы 22 нче йорт адресы буенча 13.00 сәгатьтә башлана. Белешмәләр өчен телефон: 2-10-37
-
Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында Халыкара Туган тел көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте
21 февраль көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында Халыкара Туган тел көненә багышланган бәйрәм чарасы булып үтте. Әлеге бәйрәмгә балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар, тәрбиячеләр һәм монда эшләүче хезмәткәрләр чакырулы иде. Мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче балалар татар телендә, тәрбиячеләре Сабирҗанова Л.М. белән берлектә, бик матур бәйрәм ясадылар. Әлегедәй чаралар уздыру һәр...
-
ПАО «Ак Барс» банк уведомил Банк России о проводимых в отношении него информационных атаках
ПАО «АК БАРС» уведомил Банк России о проводимых в отношении него информационных атаках. По данным Центра мониторинга и реагирования на компьютерные атаки в кредитно-финансовой сфере (ФинЦЕРТ) информационные атаки в отношении кредитной организации имеют нарастающий характер и Банк России внимательно следит за развитием ситуации, сообщили в отделении Волго-Вятского ГУ Банка России...