22 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Иммунитетны ныгыта торган тәмле дару ясау ЫСУЛЫ
Моның өчен 150 гр бал, 200-300 гр кабак, 1 лайм, 1 лимон, 1 данә имбир тамыры, 150 гр шикәр комы кирәк. Лимон белән лаймның әче тәме бетсен өчен, аларны кайнар суда тотабыз. Кабак белән имбирны чистартып, кисәкләргә турыйбыз да блендерда изәбез. Имбир тәмен яратмасагыз, аның яртысын гына алыгыз. Бөтен ингредиентларны...
-
В Аксубаеве новые квартиры получили девять детей-сирот
Сразу девять детей-сирот сегодня отпраздновали новоселье в поселке городского типа Аксубаево. Ключи от благоустроенного жилья в новом 24-квартирном доме им вручил глава Аксубаевского района РТ Камиль Гильманов. Социальные программы этого года в районе завершены полностью. В 2018 году работа будет продолжена, еще 22 выпускника детских домов обретут собственное жилье, рассказал...
-
Хәмдүнә Тимергалиева «Татар җыры»н дер селкетергә җыена [видео]
Хәмдүнә Тимергалиева хәзер җырлап кына түгел, видеога төшеп тә кешеләрне шаккатыра. Хәзер ул чын блогер! ТМТВ каналында аның яңа видеосы чыкты. //Tatar today// «Кем начар комментарий калдыра, шул Элвин Грей!» дип кисәтә ХәмдНЮША, шуңа күрә дә видеоны тизрәк карарага киңәш итәбез. Видео азагында Хәмдүнә Тимергалиева 16 декабрьдә булачак «Татар җыры»...
-
Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар явачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада иртәгә болытлы, төнлә алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Төнлә урыны белән, ә иртән һәм көндез республиканың күпчелек районнарында яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә, кайбер районнарда томан төшүе ихтимал. Көньяк-көнчыгыштан салмак җил исәчәк, аннары җил төньяк-көнбатыштан булачак. Төнлә минималь температура...
-
Теләче 2нче балалар бакчасында экстремистлык һәм террорчылык профилактикасы буенча балалар, әти-әниләр һәм хезмәткәрләр белән төрле чаралар үткәрелә.
Балалар белән төрле әңгәмәләр, конкурслар, уеннар һәм башка төрле эшчәнлек башкарыла. Әти-әниләр белән консультацияләр, гомуми һәм төркем җыелышларында бу теманы яктырткан әңгәмәләр үткәрелә, шулай ук аларга махсус аңлатма язулары өләшенә. Бакча хезмәткәрләре белән «Экстремистлык һәм террорчылыкка юл юк!» исемле темага әңгәмәләр уздырыла. Хезмәткәрләр бу әңгәмәләр барышында террорчылык вакытында үз-үзеңне тоту...
-
Казанда ике егет бурычлары өчен 22 яшьлек кызны кыйнаган һәм “Айфон”ын урлаган
Казанда ике егет кыз туганы алган бурычлары өчен 22 яшьлек кызны кыйнаганнар һәм акча урынына "Айфон"ын алганнар, дип хәбәр итә Татарстан Росгвардиясе матбугат хезмәте. Кичә Росгвардия наряды Сыртланова урамындагы бер йортка иртүк чакырыла. Фатирдагы 22 яшьлек кыз һәм кыз туганының 20 яшьлек дус егете янына айнык булмаган ике егет килеп,...
-
Фердинанд Сәлахов: “Популяр да булмадым, төшеп тә калмадым”
Казахстанда «SilkWayStar» исемендәге Халыкара музыкаль бәйге тәмамланды. Ул өч ай дәвам итте. Жюриның бер әгъзасы булып Россиядән Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов сайланган иде. Конкурстан алган тәэсирләре турында Фердинанд әфәнде теләп уртаклашты. - Фердинанд әфәнде, Казахстаннан нинди хисләр белән кайттыгыз? - Ике айга якын Казахстанда жюрида булдым. Бик җиңел булмады....
-
Кышкы аяк киемен ничек сайларга?
Бездәге кебек салкын кышны сыйфатлы итексез чыгып булмый, шуңа күрә аяк киемен сатып алу турында көздән ук уйлап куярга кирәк. Кышкы итек сайлаганда, беренче чиратта, алар тегелгән материалга һәм эчлегенә игътибар итәргә кирәк. Билгеле табигый материаллар ясалма материалларга караганда күпкә отышлырак. Табигый күн җылыны озаграк саклый, аякны тирләтми, салкында ярылмый....
-
Бер банкада – мең авырудан дәва
Әлеге сихәтне әзерләү өчен күп әйбер кирәкми. Ә файдасы әйтеп бетергесез. Әйтик, күрәгә - калий чыганагы, кара җимеш - эчәкләр өчен кирәк, йөзем - баш миен туендыра, чикләвек - май чыганагы, ул кан тамыры-йөрәк авыруларыннан саклый. Бал белән лимон файдасы турында әйтеп тә торасы юк. Кирәк: 300 гр әстерхан чикләвеге,...
-
Районыбызда бүген чираттан тыш сессия булып узды
Бүген район мәдәният йортында Теләче мунициапаль Советының чираттан тыш сессиясе булып узды. Сессия барышын фотолар аша таныша аласыз. Эльмира Әхмәтҗанова фотсы
-
1 декабрьгә кадәр өлгерегез
Милеккә, җиргә, транспортка салым түләү вакыты ахырына якынлаша. 1 декабрьгә нибары ике атна калып бара. Хәбәр иткәнебезчә, быел гражданнарга салым түләү кәгазьләрен хат ташучылар сентябрь, октябрь айларында гына өләшә башладылар. Хәтта бүгенгә кадәр әлеге уведомлениеләрне алмаучылар да бар. Әмма почта әрҗәсенә салырлар әле дип көтеп ятмагыз. салым хезмәте сайтында «Налог...
-
БАЛАЛАРНЫҢ ҮЗ ЧӘЕ
Балалар өчен дә дару үләннәре файдалы. Тик бу очракта иң беренче чиратта табиб белән киңәшләшергә кирәк. (Сабыйларга дару үләннәре күбесе ярамый.) Кайбер балаларда теге яки бу матдәгә аллергия булырга мөмкин. Кайсы очракта нинди киңәш ителә соң? Иммунитетны ныгыту өчен: - ромашка, гөлҗимеш, женьшень, дүләнә (боярышник), юкә чәчәге, кычыткан, сары мәтрүшкә,...
-
Татарстан синоптиклары һава шартларының бозылуы турында кисәтә
Татарстан синоптиклары һава шартларының бозылуы турында кисәтү таратты. Иртәгә, 23 ноябрьдә, Татарстанда иртән һәм көндез урыны белән, шул исәптән Казанда да, томан көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җиткерә.
-
Шушы көннәрдә Олы Нырсы авылында янгын чыкты
17 ноябрь көнне 21.51 сәгатьтә Теләченең 134 нче номерлы янгын бүлегенә Олы Нырсы авылының Мәктәп урамында Градиннар хуҗалыгында янгын чыгуы турында хәбәр керә. 21.55 сәгатьтә, Олы Нырсы авылының беренче янгын сүндерү машиналары килгәндә, сарайны янгын камап алган була. Янгынны 22.25 сәгатьтә генә сүндерәләр. Янгын нәтиҗәсендә сарай янып бетә. Әлеге күңелсез...
-
Хәния Фәрхи беренче ире турында: “Төргәкләнгән афиша белән мине кыйнады"
Хәния Фәрхинең әти-әнисе фаҗигале язмышлы. Аларның әти-әниләре, ягъни, Хәниянең әби-бабайлары колхоз рәисе булып эшләгән була. Алар 1937 елда репрессияләнә һәм Хәниянең әнисе дә, әтисе дә яшьли ятим калалар. "Бала чагында үпкәм зур иде, без ярлы яшәдек, әти-әни алты баланы күтәрде", - дип сөйли Хәния. 17 яшеннән - мөстәкыйль тормышта Хәния...