22 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Килен кеше ким кеше
Безнең Фәүзия апа бик чибәр иде. Буй-сын ягыннан да иң күреклесе ул. Аңа күз салып йөргән егетләрнең саны чутсыз. Әмма ул кичке уенга да, клубка да чыкмый - караңгы төшүгә чоландагы урынына керә дә ята. Егетләр капка төбендә таптаналар-таптаналар да Түбән Очка төшеп китәләр. Инде без дә - кечерәк сеңелләр...
-
27 нче ноябрьдән 3 нче декабрьгә кадәр депутатлар халыкны кабул итәләр
"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе оешуга 16 ел тулу уңаеннан Партиянең Генераль советы Президиумы 27 нче ноябрьдән 3 нче декабрьгә кадәр Партиянең җәмәгатьчелекне кабул итү буенча җирле бүлекләрендә халыкны кабул итүләр оештыру турында карар кабул итте. Шул уңайдан җәмәгатьчелекне кабул итү буенча Теләче җирле бүлеге халыкны борчыган сораулар буенча кабул...
-
22 ноябрь - Уллар көне
Ел саен 22 ноябрьдә бөтен дөньяда игелекле гаилә бәйрәме - УЛЛАР КӨНЕ, ягъни ир балалар көне билгеләп үтелә. Аны һәр ир-егет билгеләп үтә ала торгандыр. Чөнки һәр ир-егет кемнеңдер кадерле улы бит. Шулай ук малайлар тәрбияләп үстерүче әти-әниләр өчен дә бәйрәм бу. Бу датаның үзенә хас традицияләре формалашмаган әле, шуңа...
-
24 ноябрь көнне Теләченең үзәк урамында традицион көзге ярминкә булачак
24 ноябрь көнне Теләченең үзәк урамында традицион көзге ярминкә булачак.Ярминкә иртән 10.00 сәгатьтә башланачак. Бу көнне районыбыз җитештерүчеләре бәрәңге,суган, кишер, кәбестә һәм чөгендер ише яшелчәләр, ит-сөт, салам, печән, ашлык (арыш,бодай, арпа, солы, борчак, фураж оны) һәм яшь терлек (тай, бозау, сарык малы) белән сәүдә итәчәк. Моннан тыш, сатуда төрле кайнатмалар,...
-
Оливер Мукенди: «Иптәшем татарча «Алмагачларым» җырын өйрәткәннән бирле татар теленә гашыйкмын»
Оливер Мукенди, Конго демократик республикасы, Киншаса: - Казанга килгәнемә - алты ел. Казан авиация институтында магистратурада укыйм. Тулай торакта бер иптәшем татарча «Алмагачларым» җырын өйрәтте. Шуннан бирле татар теленә гашыйкмын. Татар халык җырларын өйрәнү җиңел. Аларны өйрәнер алдыннан, эчтәлеге белән кызыксынам. Ә менә телне өйрәнү авыррак. Тик шулай да татар...
-
Банан пирогы (рецепт)
Банан пирогы өчен: 100 г атланмай яки маргарин, 2 йомырка, 1,5 стакан шикәр комы, 2 стакан он, 1 чәй кашыгы камыр йомшарткыч (разрыхлитель), 1 чәй кашыгы ванилин, пычак очы белән тоз, 150 мл сөт, 3-4 банан. Бананнарны чистартып чәнечке белән изәргә. Йомшарган майга шикәр салып миксер белән тугларга һәм катнашмага...
-
Татарстанда яшь егет 83 яшьлек әбине көчләгән
Татарстанда 83 яшьлек әбине көчләгән 24 яшьлек егетне тоткарлаганнар, дип хәбәр итте "Татар-информ"га хокук саклау органнарындагы шәхси чыганак. 18 ноябрьдә төш вакытында Кукмара районы полициясенә мөрәҗәгать иткән участковый Лубян авылында 83 яшьлек әбине көчләүләре турында җиткергән, дип яза агентлык. Җинаять эше кузгатылган. Ачыкланганча, 18 ноябрьдә төнлә бер ир-ат шәхси йортка...
-
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Татарстан Гидромтеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 22 ноябрьдә республикада көн дәвамында алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, талгын. Көндезге сәгатьләрдә һаваның максималь температурасы Татарстанда 0..+5, Казанда +2..+4 градус җылы булачак. Татар Информ
-
Татарстанда ноябрь аномаль җылы булу аркасында кызыл тал йокыдан «уянган»
Татарстанда ноябрь аномаль җылы булу аркасында кызыл тал йокыдан «уянган». Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Түбән Кама» милли паркының кече фәнни хезмәткәре Альберт Галиев хәбәр итте. «Нәтиҗәдә, кышкы йокыга талган агачлар да «уянды», - дип искәртте Галиев. Көннәр җылы тору сәбәпле, җылы якка очарга тиешле кошлар да китәргә ашыкмый. Алабугадагы Спас...