24 декабрь 2017 яңалыклары
-
Озак һәм бәхетле булу өчен итне сирәк ашагыз, салкынча бүлмәдә яшәгез һәм май эчегез
Көн саен өстәлегездә яшелчә, җиләк-җимеш торсын. Иң файдалы яшелчә - чөгендер. Аннан кала фасоль, кабак, кишер, томат, болгар борычы, шпинат, салат, алма, виноград, слива. Итне сирәк ашарга тырышыгыз. Казылык, кыздырган бәрәңге, печенье, консервалар - зарарлы ризыклар. Аз-азлап, әмма еш ашагыз. Аз ашалсын өчен, су эчегез. Ураза тоту файдалы, сөякләр җиңеләеп...
-
ЧАЛЛЫДАГЫ АВАРИЯ -"ПОРШЕ КАЙЕН" ЙӨРТҮЧЕСЕ ГАЕБЕ АРКАСЫНДА "ВАЗ" БАГАНАГА БӘРЕЛГӘН
14нче модель "Лада" йөртүчесе сырхауханәгә озатыла. Авария Сарман проспектында була. ГИБДД патруле зур тизлектә барган "Порше Кайен"ны туктатмакчы була. Йөртүче, качып китәргә омтыла. Нәтиҗәдә, "Порше Кайен" 14нче модель "Лада" белән бәрелешә. "Лада" урам баганасына сылана. ГИБДД хезмәткәрләре "Лада" йөртүчесен сырхауханәгә озата. Аңа операция ясала. "Порше Кайен" йөртүчесе һәм пассажирларына да...
-
Булдыклылар һәр авылда бар
Кичә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, аның урынбасарлары, һәм эшмәкәрләрнең район Советы рәисе Шамил Борһанов Үзәк һәм Теләче авылында яшәүче эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, күпләп терлек асраучылар белән очраштылар. Сөйләшүләр башланганчы район башлыгы Илдус Зарипов Үзәк бистәсендә урнашкан шикәр җитештерүче җаваплылыгы чикләнгән "Сандал" ширкәтендә, "Бәрәкәт" кооперативы каршында төзелеп килүче сугым...
-
Куанычлы вакыйга Ачыда клуб ачылды
Бу көннәрдә Ачы авылы халкы икеләтә куанычлы хисләр кичерә. Беренчедән, иң күңелле, сихри бәйрәмнәрнең берсе - Яңа ел бәйрәме якынлаша, икенчедән, бүген Ачыда республика программасы нигезендә төзелгән 50 тамашачыга исәпләнгән клуб бинасы ачылды. Шунда ук китапханә дә, фельдшер-акушерлык пункты да урын алган. Ачылыларның куанычын муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән...
-
Мандарин кабыгы коры ютәлдән коткара
Кыш - мандаринны күпләп ашау чоры. Кило-кило мандаринның кабыгын моңарчы чүпкә аткан булсагыз, бүгеннән җыеп барыгыз һәм сәламәтлегегез өчен кулланыгыз. Дисбактериоз һәм ашкайнату проблемалары булганда Кипкән мандарин кабыгын кофетарткычта ваклагыз. Аксыл әфлисун төсендәге порошок барлыкка килер. Шуны һәр ризыкка тәмләткеч урынына 1 чәй кашыгы кушып ашагыз. Ул метеоризм һәм ашказаны-эчәк...
-
«Кайнанам – кара болыт: яңа ел каршылау белән бәйле онытылмас хатирәм» [тормыш хәле]
«Яңа ел каршылау белән бәйле онытылмас хатирәң бармы?» дип сүз башлады бер дустым. «Әллә инде, кисәк кенә искә төшми бит әле», мин әйтәм. «Ә менә минеке бар, әйдә, бәлки язып та җибәрерсең, ул вакыйга шаһитларының берничәсе бакыйлыкка күчте инде, ә исән калганнары үзләрен танып оялыр», дип, ул миңа түбәндәге кыйссаны...
-
Синоптиклар Татарстанда көчле буран турында кисәтте
Татарстанда алдагы тәүлектә көчле буран көтелә. Күз күреме бер километрга һәм аннан да кимрәккә кадәр начарланачак. Мондый кисәтүне республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе таратты. Синоптиклар фаразлары буенча, һава торышы төнлә һәм 25 декабрьдә Татарстан буенча урыны белән бозылачак. Бураннан тыш, көньяктан секундына 15 - 17 метрга кадәрге көчле...
-
Зифа Нагаева Хәния Фәрхигә багышлап җыр язган (ВИДЕО)
Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зифа Вәли кызы Нагаева Хәния Фәрхигә багышлап җыр язган. Әлеге видео шушы көннәрдә дөнья күрде. "2017не озатабыз... Йөрәкләрне тетрәндереп бу ел эстрадыбызның кабатланмас тавышын, якты йолдызын арабыздан алып китте... Кабатланып килер еллар, туар моңнар..., ләкин Хәния кабатланмаячак... тыныч йокла, дустым... җырым сиңа...
-
ХӨРМӘ КЕКСЫ (РЕЦЕПТ)
"Саба таңнары" газетасыннан хөрмә кексы рецептын тәкъдим итәбез. 12 данә кекс өчен: * югары сортлы он - 250 г; * тоз - чеметем; * чәй содасы - 1/2 чәй кашыгы; * шикәр комы - 4 аш кашыгы; * сыер мае - 90 гр. * тавык йомыркасы - 2 данә; *...
-
МӘРХҮМ ВӘСИЛӘ ФӘТТАХОВАНЫҢ КЫЗЫ КАМИЛӘГӘ ИКЕ ЯШЬ ТУЛДЫ
Вәсилә Фәттахованың якыннары мәрхүм җырчының ВКонтакте челтәрендәге аккаунтын яшәтәләр. Бүген Вәсилә аккаунтында бер хәбәр барлыкка килде. "2017 елның 22 декабрендә безнең уртак тормыш коруыбызга 10 ел тулыр иде. 2015 елның 22 декабрендә кызыбыз Камилә туды... аңа ике көн элек 2 яшь тулды". Хәбәргә Вәсиләнең ире Илгиз белән төшкән фотосы һәм...
-
Алабуга районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән - видео
Алабуга районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән, дип хәбәр иттеләр социаль челтәр кулланучылары. Һәлакәт М7 трассасында Лекарево авылы янында булган. Юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу сәбәпләре ачыклана. Татар Информ