28 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Пенсия фонды идарәсендә халыкны кабул итәләр
5 октябрь көнне район Пенсия фонды бинасында ТР Пенсия фонды Идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Львовна Горюнова гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итүгә 4 октябрьнең 12.00 сәгатенә кадәр 2-03-06 номерына шалтыратып язылырга мөмкин.
-
Компьютер белән эш итәргә теләге булган өлкән буыннар игътибарына!
«Өченче буын университеты» дигән проект республиканың Пенсионерлар берлеге тарафыннан ашырыла. Компьютер белән эш итәргә өйрәнгән әби-бабайлар интернеттан түләүләр ясый, торак-коммуналь хуҗалыгы хисапларын күзәтә алачак. Компьютерны өйрәнергә теләге булган өлкән буын райондашларыбыз район Пенсия фондына 2-03-06 номеры аша шалтыратып языла ала.
-
Түбән Кама районында исерек машина йөртүче велосипедчыны бәрдергән
Түбән Кама районында "ВАЗ" машинасын йөртүче 27 яшьлек велосипедистны бәрдергән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Чистай - Түбән Кама трассасының 81нче километрында булган. Һәлакәт нәтиҗәсендә велосипедтагы кеше алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән. Беренчел мәгълүматлар...
-
Авырлыклар килсә, баш имә
Һәр әти-әни баласының дөньяга исән-сау булып тууын тели. Бу - бәхәссез! Яшел Үзән районы Мамадыш-Әкил авылында яшәүче Фәрит абый Садыйков та һәрдаим балаларының сәламәтлеген сорап йөргәндер, әлбәттә. Сөеклесе Фәридәне очратып, тормыш корып җибәрә ул. Берсен-берсе сөешеп яшәгән ярларның мәхәббәт җимешләре булган балалары дөньяга килә. Беренче уллары Фәнис артыннан, озак та...
-
Кәҗә сөте эчкән кеше корычтан нык була
Кәҗә сөтенең файдасы турында сөйләп тә торасы юк. Без галимнәрнең галиме дип санаган Әбугалисина кәҗә сөтенең файдасы турында күп язган. Ул сәламәтлекне һәм аек акылны сакларга ярдәм итә, дигән мәшһүр табиб. Борынгы мисырлылар исә кәҗә сөтен нервларны тынычландыру чарасы буларак кулланганнар. Гиппократ үз авыруларын чахоткадан кәҗә сөте белән дәвалаган. Швейцария...
-
Магнит давыллары көтелә
Бу көннәрдә җирнең магнит кыры тыныч түгел. 27сеннән 30 сентябрьгә кадәр көчле магнит давыллары көтелә. Бу йөрәк-кан тамырлары авырулы кешеләргә тискәре тәэсир итәргә мөмкин, баш авыртуы көчәю, хәлсезлек күзәтелүе ихтимал. Шуңа да табиблар сәламәтлеккә карата аеруча игътибарлы булырга киңәш итә. 1-4 октябрьдә исә барысы да җайланыр, магнит давыллары тынар дип...
-
Хөрмәтле Теләче авыл җирлеге гражданнары, сезне халык җыелышына чакырабыз.
Сезне 29 нчы сентябрь көнне 15.30 сәгатьтә "Батыр" спорткомплексында узачак гражданнарның 2018 нче елга үзара салым турында референдум үткәрү сораулары буенча халык җыелышына чакырабыз. Теләче авыл җирлеге Башкарма комитеты
-
Банктан кредит алганда белергә кирәкле 5 КАГЫЙДӘ
1. Кредитны бары ышанычлы, Үзәк банк реестрына кергән оешмалардан гына алыгыз. 2. Кредит алыр алдыннан, бурычны кайтара алу турында ныклап уйлагыз. Психологлар кредит рәсмиләштерергә уйлаган кешенең өч айлык хезмәт хакы күләмендә акчасы булырга тиеш дип саный. 3. Кредитны түләп бара алмыйсыз икән, аны каплау өчен икенче бер кредит алмагыз. Иң...
-
Илсөя Бәдретдинова: «Нигәдер миңа каныгалар. Имеш, типтереп йөри-йөри Илфакны бауга менгергәнмен»
Җырчы Илсөя Бәдретдинова интернетта иң күп кызыксыну уяткан, бәхәс кузгаткан җырчыдыр, мөгаен. Мактап күккә дә чөяләр, сүгеп, җиргә дә төшерәләр. Сәбәбе дә чыгып тора... Тыныч кына яшәп, эшләп яткан җирдән башта продюсеры, Илфак Шиһапов белән аерылышулары гайбәт сүзләргә җирлек бирде. Анысыннан тынычланырга өлгермәделәр, Илфак абый мәңгелеккә китеп барды... Яңадан Илсөяне...