Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Танышларын 90 миллион сумга алдаган эшмәкәр тоткарланган

Танышларын 90 миллион сумга алдаган Казан эшмәкәре Мәскәүдә кулга алынган. Берничә ел дәвамында ул барлыгы 20ләп кешегә зыян китереп өлгергән, дип фаразлый тикшерүче органнар. Зыян күручеләр бу эшмәкәрнең бик оста рәвештә ышанычка керә белүе турында җиткергәннәр. Акчаларны ул таныш булганнардан да, иске дусларыннан да алган. Эшмәкәр алган акчаларны вклад сыман...

Танышларын 90 миллион сумга алдаган Казан эшмәкәре Мәскәүдә кулга алынган. Берничә ел дәвамында ул барлыгы 20ләп кешегә зыян китереп өлгергән, дип фаразлый тикшерүче органнар.

Зыян күручеләр бу эшмәкәрнең бик оста рәвештә ышанычка керә белүе турында җиткергәннәр. Акчаларны ул таныш булганнардан да, иске дусларыннан да алган. Эшмәкәр алган акчаларны вклад сыман зур процентлар белән өчләтә кайтарачагына сүз биргән. Ләкин зыян күрүчеләр үз акчаларын гына түгел, эшмәкәрнең үзен дә бөтенләй күз уңыннан югалткан булганнар. Акчаларны кайтару турында уйлап та карамыйча, эшмәкәр үз тормышын кайгырта биргән: кыйммәтле машина, коттеджлар бистәсендә йорт сатып ала.

Бу эшмәкәргә карата җинаять эше 2013 елда ук ачылган булган. 2015 елда ул тикшерүчеләрдән качып йөри башлый. Бераздан аның Мәскәүгә китүе хакында беленә. Анда да ул тик ятмый - тагын 6 кешене адап өлгерә. Татарстан Республикасы эчке эшләр министырлыгы хәбәр итүенчә, аны күптән түгел кулга алганнар һәм Казанга кайтарганнар. Тикшерү эше дәвам итә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X