Рөстәм Миңнеханов "Рубин" клубының яңа тренеры белән очрашты
Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Рубин" футбол клубының яңа баш тренеры Хави Грасия белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда Казан мэры - "Рубин" футбол клубының президенты Илсур Метшин, "Рубин" футбол клубының генераль директоры Илгиз Фәхриев һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында...
Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Рубин" футбол клубының яңа баш тренеры Хави Грасия белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда Казан мэры - "Рубин" футбол клубының президенты Илсур Метшин, "Рубин" футбол клубының генераль директоры Илгиз Фәхриев һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында республика җитәкчелеге тарафыннан клубка ярдәм булачагына ышандырды. Бүгенге көндә "Рубин" алдына клубның җитәкчелеге генә түгел, республикабыз да җитди бурычлар куя. "Рубин" Татарстан Республикасы бренды санала", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Бу көннәрдә шулай ук "Рубин" ФК баш тренеры Хави Грасиянең рәсми рәвештә тәкъдим ителү матбугат конференциясе узды. Бу уңайдан Казан мэры һәм "Рубин" ФК президенты Илсур Метшин Казан футболчыларының яңа остазының бурычы - Россия чемпионат медальләре өчен көрәшүен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев