29 ноябрь 2017 яңалыклары
-
1 декабрь көнне район мәдәният йортында 10.00 сәгатьтә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен чара оештырылачак.
3 декабрьдә дөнья җәмәгатьчелеге Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтәчәк. Шушы уңайдан 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр районыбызда Инвалидлар ункөнлеге үткәреләчәк. Ункөнлек кысаларында 1 декабрь көнне район мәдәният йортында 10.00 сәгатьтә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен чара оештырылачак. Елдагыча, биредә аларга концерт программасын тамаша кылу белән беррәттән, спорт ярышларында да үз көчләрен...
-
Татарстанда урыны белән бераз кар явачак
Республикада иртәгә алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 29 ноябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы күзәтелә. Урыны белән бераз кар булачак. Җил көчле түгел. Минималь һава температурасы төнлә -4-9, көндез максималь температура - 0..-5 градус булачак Казанда бүген төнлә явым-төшемсез аязучан болытлы...
-
Районыбызда терлекчелеккә игътибар көчәя (ФОТО)
Бүген җаваплыгы җикләнгән "Игенче" ширкәте базасында авыл хуҗалыгында федераль һәм республика программалары нигезендә төзелгән һәм капиталь ремонт үткәрелгән обектларны күзәтү буенча семинар булып үтте. Чыннан да алар, бик күп биредә, соңгысын, быел төзелгән бозаулар торагын ачу тантанасы да булды. Муниципаль районы Илдус Зарипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе...
-
Район күләмендә фән олимпиадалары башланып китте
17-18 ноябрь көннәрендә инглиз теле фәне буенча олимпиаданың район туры булып узды. Анда 4 сыйныфтан башлап, 11 сыйныфка кадәр 60 укучы катнашты. Олимпиаданың җиңүчеләре булып түбәндәге укучылар танылды. 4 сыйныфлар арасында: Камилә Ситдыйкова, Баландыш төп мәктәбеннән (укытучысы Гөлнара Нәҗип кызы Җаббарова), Зөбәйдә Фәләхиева, Иске Җөри урта мәктәбеннән (укытучысы Зиннур Зөфәр...
-
20- 26 ноябрь көннәренә Теләче районы өчен ПОЛИЦИЯ КӨНДӘЛЕГЕ
20 ноябрь көнне Баландыш төп мәктәбе каршында "Гранта" һәм "Ока" машиналары бәрелешә. Зыян күрүчеләр юк. Административ беркетмә төзелә. 23 ноябрь көнне Казанда яшәүче хатын-кыз Олы Нырсы авылында яшәүче ир-атның баланы ялга алып киткән җирдән кире кайтармавы хакында гариза кертә. Бала анасына кайтарыла. Ир-ат белән профилактик әңгәмә үткәрелә. 25 ноябрь көнне...
-
Сак булыгыз! Юка боз!
Көз җитүгә һава торышы үзгәрү белән бәхетсезлек очраклары арта. Юка боз катламы белән капланган республика сулыклары гражданннар һәм балалар өчен куркыныч тудыра. Бәхетсезлек очраклары булдырмау, Yз-үзеңне саклау өчен гади кагыйдәләрне истә тотарга кирәк. Бозда куркынычсызлык кагыйдәләре: Исегездә тотыгыз, зәңгәр яки яшел төстәге боз гына нык булып санала, җәяүлеләр өчен калынлыгы...
-
Саба кызы Кытайда "Иң яхшы милли кием" титулына ия булган
"Мисс Татарстан-2017" конкурсы җиңүчесе Зөлфия Шәрәфиева халыкара матурлык конкурсында "Иң яхшы милли кием" титулына ия булган. Бу хакта Казан Федераль университеты матбугат хезмәте хәбәр итә. Miss Model of the World 2017 конкурс Кытайда Шэньчжэнь шәһәрендә 10 ноябрьдән үтте. Аның финалы 25 ноябрьдә булды. Әлеге конкурска 60лап катнашучы дөньяның төрле почмакларыннан...
-
Илсөя Бәдретдинова Инстаграмда әнисенең ФОТОсын күрсәтте
Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең Инстаграм тасмасына мәрүхумә әнисенең фотосын урнаштырып, мондый сүзләр язган (үзгәртмичә бирәбез): "Бик яшьли китте минем эни.. 55 яшьтэ.. Бер кайчан зарланмады... куз яшен безгэ курсэтмэде... Гел елмайган,ботенесен жайлый торган,нык ярдэмчел, искиткеч сабыр иде... Энинен «Утэ ул,кызым,утэ... бар нэрсэ дэ утэ... сабыр бул... Ходай кушмаган эш булмас...»...
-
Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында "Әниләр көне" уңаеннан матур бәйрәм булып узды.
Әни... Әнием... Әниләр - безнең өчен якың,ин, кадерле,газиз кешеләр. Үзләре турында онытып,"Балам!"- диеп безнең өчен янып-көеп яши бирүчеләр. Әйе, әниләр безнең яклаучыбыз,саклаучыбыз,барыр юлларыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Алар булган жирдә ризык бар, җылы бар. Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында да матур бәйрәмнәр һәрдаим булып тора. "Әниләр көне" уңаеннан да,...