Зиннәтулла Билалетдинов: "Иң яхшы булуыбызны исбатларга тырышам" (әңгәмә)

"Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов каләм әһелләре белән очрашып, узган сезонга йомгак ясады, киләчәккә планнары белән уртаклашты, кайбер имеш-мимешләргә ачыклык кертте. Уртага салып сөйләшенгән сүзләрнең иң-иң кызыкларын укучылар игътибарына да тәкъдим итәбез. - "Ак Барс" алдында Гагарин кубогын оту максаты торды һәм торачак, - диде Зиннәтулла Билалетдинов....
"Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов каләм әһелләре белән очрашып, узган сезонга йомгак ясады, киләчәккә планнары белән уртаклашты, кайбер имеш-мимешләргә ачыклык кертте. Уртага салып сөйләшенгән сүзләрнең иң-иң кызыкларын укучылар игътибарына да тәкъдим итәбез.
- "Ак Барс" алдында Гагарин кубогын оту максаты торды һәм торачак, - диде Зиннәтулла Билалетдинов. - Киләсе сезонда безнең команда яхшырак һәм көчлерәк булачагына ышанам. Берникадәр үзгәрешләр кирәк булса да, команданың нигезе бар, коллектив формалашты.
- Уфада серия төгәлләнгәч, сезон нәтиҗәсе канәгатьлек бирде, дигән идегез. Фикерегез үзгәрмәдеме?
- Тулысынча канәгатьлек кичереп булмый, әлбәттә. Әмма аерым бурыч-максатлар үтәлде. Нәтиҗә сөендермәде, әмма уенга бәйле планнар тормышка ашты. Составка үзебезнең мәктәптә тәрбияләнгән хоккейчыларны да шактый кертә алдык. Ә бит соңгы бурыч сезон башында куелган төп максатларның берсе иде. Көчсез көндәшкә дә җиңелмәдек. Алар финалга чыгу өчен көрәш алып бара. Сезон уңышсыз ук түгел, шул ук вакытта канәгатьсезлек тә бар.
- Плей-офф алдыннан Татарстан Президенты белән очрашу ышаныч өстәдеме?
- Әлбәттә, ул спортны яхшы аңлый. Һәм бу ярдәм командага көч өсти, югары максатларга этәрә.
- "Салават Юлаев"ка каршы серияне тигезли алдыгыз, хәлиткеч матчта алга да чыктыгыз. Нишләп җиңеп булмады?
- 8:0 исәбе белән җиңүгә ирешкәннән соң егетләрне тынычланды, дип әйтә алмыйм. Психологик яктан да әзер идек. Ләкин Уфа әлеге матчка "әдәпсезрәк" рәвештә әзерләнгән иде һәм шул кайбер үзгәлекләре нәтиҗәсендә җиңүгә ирештеләр. Уен буенча без оттырмадык, ләкин бу хоккей.
- Капкачылар турында ни әйтерсез?
- Башта ук серияне Галимов башлый, дидек. Ул килгәч капкада тотрыклылык сизелә башлады, үзе дә берничә яхшы матч бүләк итте. Әмма Уфада без күп алка керттердек. Үзебездә бер уен җиңдек тә, кабат җиңелдек. Шуннан Гариповны бастырырга булдык. Эмиль яхшы уйнады, шул ук вакытта Галимовның температурасы күтәрелде. Ә Рюнняска килгәндә, тырышлыгы, яшьләргә үрнәк булуына дәгъвам юк. Әмма барып чыкмады.
- Сезон башында авырлыклар булачагын, уңышсызлыклар көтәчәген фаразлаган идегезме?
- Һичшиксез, чөнки без төп составтагы 11 уенчыны алмаштырдык. Ә алар арасында узган сезонда команданы финалга алып чыккан капкачы Нильссон, төп сакчылар Никулин белән Медведев, соңрак Денисов һәм һөҗүмчеләр дә бар. Һәр позициядә дә кыенлыклар туды. Иң авыры - сакта булды. Срставның яхшырак уйнавы өчен вакыт кирәк иде. Күп алка керттердек, шулай да даими чемпионат азагына тиешле дәрәҗәдәге уен күрсәтә башладык.
- Плей-оффта сезон дәвамында әйдаман булган уенчылар (Меллер, Азеведо) түгел, ә Ткачев, Лукоянов һәм башкалар уен җебен үз кулларына алды. Моны ничек аңлатасыз?
- Соңгыларын әйдаманнар рәтенә кертергә иртәрәктер әле. Әмма кайбер аерым матчларда аларның лидерлык сыйфатлары күзгә чалынды. Һәм ул сыйфатларны үстерергә кирәк. Оскар Меллер бит җитди операция кичергән иде.Шуңа да бозда тиешле дәрәҗәдәге уен күрсәтә алмады. Михаил Варнаков белән дә шундый ук хәл. Анысын сезон дәвамында "җилкәсез" уйнады, дияргә була. Имгәнүләр безне көчле уенчылардан - Дялога, Ткачев, Малыхин, Глуховтан башка калдырды.
- Сезнең белән гамәлдәге килешү бар. Алда торган сезонда "Ак Барс"та калырмын дигән ышаныч бармы?
- Бу хакта уйлаганым да юк. Үз эшемне яратам һәм аны сыйфатлы башкарырга тырышам. Эшлим дә - эшлим. Миңа Казанда һәрвакыт уңайлы булды, хәзер дә шулай. Һәр сезонда, ирешкәннәргә дә карамыйча, үзебезнең иң яхшы булуны исбатларга тырышам. Әлеге уңыш командага кагылышы булганнарның бердәм эше нәтиҗәсендә генә туа.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 16:12Үзаңыбыз түбән, ташлыйбыз… Республикада, шул исәптән районда да, санитар чистарту икеайлыгы бара. Шушы уңайдан район үзәге Теләчедә, авыл җирлекләрендә әледәнәле өмәләр, санитар чаралар үткәрелеп тора10500
-
20 май 2022 - 14:30Күп вакыт кирәкми “Август- Теләче” ширкәте районыбызда уңышлы гына эшләп килә. Ширкәт җитәкчелеге үзенең хезмәткәрләрен дә даими рәвештә кайгыртып тора.10701
-
20 май 2022 - 13:27Шаулый урман шул вакытта... d Әйләнә-тирәбездә сокланып карап туймаслык матурлык, сулап туймаслык саф һава, әйтеп-сөйләп бетерә алмаслык гүзәл тормыш. Бар җиһаннан яз исе бөркелә. Яз көне табигать безнең тарафтан тәрбия көтә. Тирә-яктагы чисталыкны булдыру, өмәләр оештыру күңелле эшләр. Ләкин бу тормышта ак та, кара да булган кебек, күңелсез гамәлләр кылучы адәм балалары очрый тора. Ә безнең, тәрбиячеләрнең төп максаты - табигатькә мәхәббәт тәрбияләү эшен кечкенәдән башлау.6700
-
20 май 2022 - 09:23Әби –бабаларыбызның йолаларын саклый белик 2022 ел- Россиядә мәдәни мирас елы. уңаеннан, план нигезендә, 18 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдният хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән тәрбия сәгате үткәрделәр.8500
-
20 май 2022 - 08:20Роберт Галиев музеена экскурсия 18 май - Музейлар көне уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче балалар белән Максабаш авылы мәдәният йортында урнашкан Роберт Галиев музеена экскурсия оештырдылар.15500
-
20 май 2022 - 08:14Бакча җиләгенең яфрагы нигә кызара? Бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавабы:6200
-
19 май 2022 - 15:01«Көмеш кыңгырау» республика газетасының Вконтакте битендә флешмоб бара Теләченең 3 номерлы балалар бакчасына йөрүче Сәйдә Рафикова да әлеге "Милли киемнәр" флешмобына кушылды. Үз халкыгызның киемнәрен яратып, горурланып киясез икән, бу бик әйбәт, сөенечле күренеш инде, шулай бит?18700
-
19 май 2022 - 14:47В Татарстане стартовал республиканский конкурс «Безопасное колесо» В соревнованиях принимают участие 84 юных инспекторов движения.12300
-
19 май 2022 - 12:20Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм.5700
-
19 май 2022 - 12:20Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм.3500
-
19 май 2022 - 11:11Игътибар! Талпан йогышларын профилактикалау мәсьәләләре буенча «кайнар линия" 2012 елның 16 маеннан 27 маена кадәр Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнарында яшәүчеләрнең талпан йогышын профилактикалау мәсьәләләре буенча халык сорауларына Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк15100
-
19 май 2022 - 11:08Первые итоги реализации нацпроекта «Экология» в 2022 году: в Татарстане проведено лесовосстановление и лесоразведение на площади 1521 га В Татарстане завершен ряд работ в рамках регионального проекта «Сохранение лесов в Республике Татарстан» федерального проекта «Сохранение лесов» национального проекта «Экология». Так, сотрудниками подведомственных учреждений Министерства лесного хозяйства РТ – лесхозов проведены работы по посадке лесных культур на площади 1521,1 га, в т.ч. искусственное лесовосстановление – на 1412,5 га (100% от плана), лесоразведение – на 104,6 га (100%), комбинированное лесовосстановление – на 4 га (100%).9600
-
19 май 2022 - 10:33«Балачак» II Халыкара яшь талантлар вокаль конкурс–фестиваленең Гала-концерты узды 2022 елның 15 маенда, Казан шәһәренең Универсиада авылы «Академия» концертлар залында «Балачак» II Халыкара яшь талантлар вокаль конкурс–фестиваленең Гала-концерты булды.12400
-
19 май 2022 - 06:32Пионерлар көне белән!
-
18 май 2022 - 08:11Халыкара музейлар көне.
-
20 май 2022 - 08:17Иң җитезләр ачыкланды19 май көнне, “Дулкын” йөзү бассейнында Алмаз Шамил улы Борһанов иганәсенә 2007, 2008, 2009, 2010, 2011, 2012, 2013, 2014 нче елларда туган малайлар, 2008, 2009, 2010, 2012, 2013 һәм 2014 нче елларда туган кызлар арасында йөзү ярышлары булып үтте.22300
-
19 май 2022 - 10:49ООО «Август-Тюлячи» требуются ветеринарный врач, лаборант зерновой лаборатории, контролёры мобильной группы, оператор растворного узла, подсобные рабочие. Тел.88436020007, 8917241732710200
-
18 май 2022 - 15:24Галстуклы еллар - күңел түрендә Үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасы төзелүгә 100 ел.45800
-
18 май 2022 - 14:06Теләчелеләр изге гамәлдән читтә калмады 18 май көнне Теләче авылының Ленин урамында Республикабызның кан алу үзәге эшләде. Һава торышы яңгырлы булуга карамастан, райондашларыбыз иртәдән чират алды.33600
-
17 май 2022 - 11:37Яшен һәм көчле җил көтелә 17 нче майда Татарстан территориясендә урыны белән яшен, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.26600
-
18 май 2022 - 16:40Был проведен урок для старшеклассников по избирательному праву В целях повышения правовой и политической культуры, электоральной активности молодежи Тюлячинского района Республики Татарстан в рамках мероприятий, посвященных Дню молодого избирателя 18 мая 2022 года на базе Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения - Тюлячинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан членами территориальной избирательной комиссии Тюлячинского района РТ и участковой избирательной комиссии № 2669 был проведен урок для старшеклассников по избирательному праву.26000
-
18 май 2022 - 15:32Ветераннар белән киңәшләштеләр Ветераннар оешмасы районда билгеле бер урын тота. Район ветераннары җәмәгать эшләрендә, бәйгеләрдә теләп катнаша. Район ветераннар оешмасы бинасында узган чираттагы җыелышта район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, аның урынбасары Айрат Фатхуллин да катнашты.24300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика